Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Сишәмбегә каршы төндә Хабаровск краеның тау чаңгысы территориясендә урнашкан балалар лагерында янгын чыккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән. Соңгы мәгълүматлар буенча үлүчеләр саны дүрткә җиткән.
Янгын сүндерүчеләрнең беренче төркеме килгәндә 26 палатканың 20се тулысынча янып беткән булган инде.
Палаткалы лагерьда 7-15 яшьлек 185 бала ял иткән.
Фото: pixabay.com/ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев