Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Төрлесе

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!

Һәр йортка иминлек, сәламәтлек, тормышларында бәхет-шатлыкларның мулдан булуын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим.

Язгы кыр эшләре тәмамлангач, бар тереклекнең уянып, ямьгә төренгәч, бар халык элек-электән бер мәйданга җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына да хас. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз да елның-елында зурлап үзләренең милли бәйрәме – “Гырон быдтон”ны үткәрә.

Эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәйрәм рухы күңелләргә сүнмәс дәрт иңдерсен. Һәр йортка иминлек, сәламәтлек, тормышларында бәхет-шатлыкларның мулдан булуын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. Районыбыз халкы ирешкән уңышларда сезнең дә керткән өлешегез бихисап зур. Киләчәктә дә бергә-бергә, дус-тату булып яшәргә һәм уңышларга ирешеп эшләргә язсын.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


котлау

Нет комментариев