Мунча яратучыларга мөһим киңәшләр
Төрлесе

Мунча яратучыларга мөһим киңәшләр

Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

*Чабынырга барганчы ике сәгать алдан ашагыз.

Тик шартлаганчы түгел. Артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла. Аңыгызны җуюыгыз бар яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.

*Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз. Бу вакыт эчендә эссегә ияләшәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.

*Тәнегез төсенә игътибар итегез. Ул алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә кән – тәнегез артык кызган дигән сүз.

*Башыгыз белән салкын суга чумыгыз, юкса кан тамырлары кискен кысылачак. Кан башка йөгерә. Моның нәтиҗәсендә баш авыртуы һәм җилкәдән өстәрәк – авырлык. Инсульт булуы мөмкин.

*Чиста яки минераллы су эчегез. Чабыну бүлмәсенә кереп чыгу арасында 1-2 стакан. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.

*Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Аны 15-20 минутка кайнар суда тотыгыз. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата. Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

Гөлнара Вәлиева

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/muncha-yaratuchylarga-mim-kishlr

фото:https://pixabay.com/ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мунча

Нет комментариев