Әрем исе һаваны чистарта
Төрлесе

Әрем исе һаваны чистарта

Күпләп әрем җыеп киптереп куйсагыз, кышын мунчада сихәтен күрерсез.

Әремнән мунча себеркесе ясарга, аны башка миллеккә кыстырырга да мөмкин. Әрем пешергән суны ташка салсагыз, исе бөтен мунчага таралачак, ул микробларны үтерә, һваны чистарта, нерв системасын тынычландыра, баш авыртуын бетерә, организмга көч кертә. Әрем суы белән юыну тәннең тонусын арттыра, тирене йогышсызландыра, ялкынсынуларны, бетчәләрне бетерә. Әрем кушылган миллек белән чабынганда кан әйләнеше, матдәләр алмашы яхшыра.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр халык медицинасы

Нет комментариев