Рөстәм Нәбиев: «Мине быел 3 операция көтә»
Төрлесе

Рөстәм Нәбиев: «Мине быел 3 операция көтә»

Бу көннәрдә генә Рөстәм Көньяк Америкадагы иң югары таудан кайтты.

Дөнья буйлап тауларның иң югары нокталарына кулларында менгән блогер, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев берничә елга әлеге шөгылен туктатып торачак. Моны ул сәламәтлеге какшавы белән аңлата. Үзенең телеграм каналында ул өч операция кичерәчәге турында хәбәр итте.

"Без быел Эверестка менәргә тиеш идек, әмма мин сәламәтлегемнең начараюын сизәм. Һәрвакыт юлда булып та арыдым. Мин үземнең күп өлешемне тауларда "калдырам". Һәр тауга менү минем өчен зур авырлык белән бирелә. Ул сезнең өчен генә мин тауларга киттем, югары ноктасында фотога төштем һәм өйгә кайттым. Ә чынлыкта исә, мин гомеремнең авыр өлешен анда кичерәм. Күбесен сөйләмим, чөнки минем өчен борчылуыгызны яки гаепләвегезне теләмим", - дип яза Рөстәм.

Нәбиев әлеге елны сәламәтлеген яхшыртуга багышлаячак. Аның иңбашына, урология өлкәсендә һәм ЛОР буенча операция кичерәсе бар. Үзенең язылучыларына ул рәхмәтен белдерә һәм ярдәм итеп торуларын сорый.

 

чыганак

Фото: https://t.me/rustamnabiev92

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Рөстәм Нәбиев

Нет комментариев