Салкынча һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразлаганнар
Төрлесе

Салкынча һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразлаганнар

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана

Республикага төньяктан үтеп кергән һава агымы нәтиҗәсендә температура  берникадәр төште. Циклон урнашканлыктан, салкынча һава саклана. Көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр көтелә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе  – 26-27 июньдә һава температурасы көндез +17…+22 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +8…+13 градус тәшкил итәчәк. Аз гына яңгыр.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+18 градустан югары күтәрелмәячәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явып узачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145760/
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев