Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада җылы һәм юеш һава торышы саклана.
Көндез һәм кичен явым – төшем булуы көтелә. Кичә башкалада яңгыр сибәләсә, бүген юеш кар явачак, шулай ук буран булуы ихтимал. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.
Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булыр дип көтелә. "Юлларда бозлавык", - дип кисәтә метеорологлар.
Кыш әле килергә ашыкмый. Декабрьнең беренче 10 көне анамаль җылы булды, икенче ункөнлектә дә салкыннар килергә ашыкмый, республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә, диелә хәбәрдә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев