Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде
Төрлесе

Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә уртача температура климат нормасыннан 9 һәм аннан да күбрәк градустан артып китә.

Метеорологлар фаразларынча, төбәктә аномаль эссе һава торышы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: ТИ

Фото: вебредактор

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы аномаль эсселек

Нет комментариев