Яшь организмга язын нәрсә кирәк?
Төрлесе

Яшь организмга язын нәрсә кирәк?

Язгы авитаминоз балага да кагыла. Иммунитет какшаса, вируслы авыруларның кунак булып килүен көт тә тор. Яшь организмга язын нәрсә кирәк?

 Әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне истә тоту зыян итмәс.

1. Төп кагыйдә – төрлелек. Бала рационында ипи дә, ярма да, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә, ит, балык, йомырка, майлар, сөт ризыклары да булырга тиеш. Ара-тирә тәм-том да. Ботка, ипи, макарон – бала өчен көч һәм энергия чыганагы.

2. Бала көненә бер җиләк-җимеш ашаса яхшы. Әйтик, алма, әфлисун, анар җимеше, банан.

3. Кәнфит, тортларны өйдә ясалган кайнатмалар, җиләк-җимеш пюрелары белән алмаштыру яхшырак. Газлы, баллы сулар урынына исә – компот, бал белән чәй.

4. Бала организмына үгез, куян, күркә, тавык ите файдалы. Ит гемоглобинны тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә.

5. Сарымсак, суган турында да онытмагыз. Алар – авырулар алып килә торган микроблар белән көрәштә төп ярдәмче.

Чыганак:  "Ватаным Татарстан"

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Язгы авитаминоз

Нет комментариев