Бер көнне "Вконтакте"да яңалыкларда бик тәмле кәбестә маринадлау рецепты күрдем дә, язып алып, эшләп карадым.
Дөрестән дә, бик тә килеп чыкты. Эшләп карарга теләүчеләр өчен: 1 кәбестә, кишер, 1 баш сарымсакны турап, банкага тутырабыз. Рассол өчен 1,5 л су, 2 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы кирәк. Кәбестә тутырылган банкага 200г көнбагыш мае, 200г уксус салабыз, рассолны агызабыз да, капкачлап, төреп куябыз.Икенче көнгә әзер дә була. Тәмле булсын!
Рецепт Рәмзия Вәлиеваныкы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев