Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Борнак авылында яшәүче 90 яшьлек Сания Гыйләҗетдинованың дус кызлары күп

Бер утырып чәйләр эчәр дустың булу ничек әйбәт! 

Бүген Борнак авылында яшәүче Сания Гыйләҗетдиновага 90 яшь тулды. Танылган һәм дә уңышлы эшләп килгән "Раил" кафелары һәм кибетләр хуҗасы  Гөлфия Нәсыйхованың апасы. Гомер буе "Борнак" җәмгыятендә хезмәт куйган. "Әти белән әнине рәхәтләнеп күргән булмады инде балачакта, гел басуда эштә булдылар", дип сөйли кызлары. Шуңа да "Борнак" җәмгыятеннән килгән яшь вәкил әбигә тырыш хезмәте өчен тантаналы рәвештә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде, җәмгыять исеменнән җылы  юрган бүләк итте. Дуслары хәйран әбинең, картлык көнеңдә хәлеңне белер, бер утырып чәйләр эчәр дустың булу ничек әйбәт!   Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин әбине район җитәкчелеге исеменнән котлап, иңнәренә  матур бүләк - ак шәл япты. Гадәттәгечә күңелле булды Сания апаның юбилее (документта гына Сания икән, Миңнегөл дип йөртәләр  аны, миңе булгач, исемен үзгәрткәннәр) юбилее, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина журналистлар белән берлектә фотосессия дә оештырды, өйдәге борынгы фоторәсемнәрне дә барлады.  Әби турында язма иң беренче социаль челтәрләрдә урын алып, "Кайтаваз" радиосында да яңгыраячак, "Хезмәт" газетасы битләрендә дә дөнья күрәчәк. Әбине дуслары белән дә  фотога төшердек әле ( фотода).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр