Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Фәнзия Каюмова: «Шатлыгым эчемә сыймый»

Казанда яшәүче Тәлгать Каюмовка ярдәм кирәклеге турында узган елның ноябрь аенда язып чыккан идек.

Казанда яшәүче Тәлгать Каюмовка ярдәм кирәклеге турында узган елның ноябрь аенда язып чыккан идек. Ул каты пешеп урын өстендә ята иде.

2019 елның июль аенда егет дуслары белән шашлык пешерергә дип басуга чыга. Учакка ут кабызганда ялкын эләгеп, башта Тәлгатьнең киемнәре яна башлый. Егетнең тәне каты пешә. Ул 1 ел да 3 ай хастаханәдә ята. Тик алга китеш булмый. Егетнең яралары төзәлми.  Җитмәсә, пандемия башлангач,  әнисен өйгә чыгаралар. Караучысыз калгач, Тәлгатьнең хәле тагын да начарлана. Аптыраган ана, якыннары белән киңәшләшә дә, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, улын өенә алып кайта.

– Чит кешедән ярдәм сораудан  да читене юк.  Тормышымның иң авыр чакларында да кешедән берни сорамадым бит мин. Ирем имгәнеп, инвалид арбасына калгач та, аны бер үзем тәрбияләдем. Ул чакта балам да кечкенә, акчам да җитми иде. Утырып елаган чаклар күп булды. Уйламаганда улым белән нәрсә килеп чыкты бит. Узган ел бу хәлләрне кешегә сиздертәсе түгел идек.  Мин бик каршы тордым. Гаилә дусларыбыз үгетләде, бер белмәгән кешеләр ярдәм итә башлады. Әле ярый ул чакта ризалашканмын дим. Мин бит пенсиядә түгел, улым авырып яткач, эшли дә алмыйм. Татарстан халкы безне авыр хәлдән чыгарды. Кешеләрдән килгән акчага яшәдек, – ди әнисе Фәнзия апа. – Чит кешеләр акча салды. Өйгә ризык китерүчеләр дә күп булды. Улымны хастаханәдән алып чыккач, табибларны өйгә түләп чакырттык. Алар улымны яхшы карады. Хәтта башка шәһәрдән дә табиблар элемтәгә чыкты. Үзләренә чакырды. Тик без Тәлгатьне кузгатып йөртмәдек. Аллага тапшырып, өйдә калдырдык. Үземнең йөрәгем тыныч түгел иде инде. Яраларына пычрак керер дә  кинәт начарланып китәр дип тә борчылдым. Ни дисәң дә, өй – хастаханә түгел. Әмма таш дивар булса да, ярдәм итә икән.

Фәнзия апа белән гел элемтәдә торабыз. Хәлләрен белешмичә торсаң, үзе шалтырата. Соңгысында  кәефе бик күтәренке иде.

– Шатлыгым эчемә сыймый. Улымның хәле яхшыра бит. Аягына басты, йөри. Юынып чыга ала хәзер.  Бер кулында төзәлмәгән ярасы бар әле. Шуны да җиңсәк, – ди Фәнзия апа. – Сызлануларсыз булмый. Озак ятып тору үзенекен итте. Улымның аяклары  авырта. Ул да узар. Мин гел яхшыга гына юрыйм. Ана йөрәге ялгышмый. Әле ярый теге вакытта, күңелемне тыңлап, дусларымның ярдәмен кире какмыйча, өйгә алып кайтканмын. Хәзер инде хыяллар белән яшим. Улымны башлы-күзле итәсем, оныклар сөясем килә.

Тәлгатькә  инвалидлык та рәсмиләштергәннәр. Әкренләп тормышлары җайланып килә. Әле дә ярдәм итеп, акча җибәреп торучылар бар икән. Фәнзия апаның авылдашлары, гаилә дуслары, Тәлгатьнең сыйныфташлары – берсе дә гаиләне ташламый.

– Безгә ярдәм иткән һәр кешегә «Ватаным Татарстан» газетасы аша рәхмәт җиткерәсем килә. Сезнең алда башымны иям. Әгәр чит кешеләрнең ярдәмен, җылы сүзен тоймасам, югалып та калыр идем, – ди ул. – Сез безне ташламадыгыз. Гаиләбезгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын!

                                                                                                      Гөлгенә Шиһапова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш