Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Мамадыш районында 30 фатирлы аренда йорты кулланылышка тапшырылды

Яңа йорттагы барлык фатирлар да ачкычсыз керү системасы, йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган.

Мамадыш районының “Мамадыш” совхозында, Мәктәп урамы 18нче йортта 30 фатирлы йортны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар. Ул аренда торагы программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йорт биш катлы һәм ике подъездлы, гомуми мәйданы – 1800 квадрат метр. Яңа йорттагы барлык фатирлар да ачкычсыз керү системасы, йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган. Йортта коммуналь ресурслар автомат рәвештә исәпкә алынып бара.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов яңа йортка күченүчеләрне котлады һәм яшь Периннар гаиләсенә йортның символик ачкычын тапшырды. Алар Казаннан Мамадыш районына быелның апрель аенда күченеп кайтканнар.

“Мамадышта арендага торак табу бик авыр. Гадәттә бер бүлмәле фатирлар тәкъдим итәләр. Ә безгә нәкъ менә ике бүлмәле кирәк иде. Һәм уңыш елмайды – яңа йорттагы якты, функциональ фатирга күченәбез. Район үзәге дә якын, мәктәп, балалар бакчасы, уен мәйданчыклары янәшәдә генә. Моннан тыш, безне вакытыннан алда чыгаралар дип тә куркасы түгел. Аренда вакыты биш елга каралган, анннан соң без аны сатып ала алабыз”, - дип сөйләде Гүзәл Перина.

Йортны төзүче – инвестор – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, техник заказчы – ООО “СК” “ГИПС”, подрядчы – ЗАО “Стройсервис”.

2018 ел башыннан алып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тормышка ашыручы торак программалары буенча республикада 159,8 мең квадрат метр мәйданда 2 мең 945 фатирлы 109 объект кулланылышка тапшырылган. Алар арасында аренда торагы – 122 фатирлы 64 йорт, шул исәптән Мамадыш районында да төзелгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды 1 квадрат метр мәйдан өчен аренда ставкасын түбәндәгечә билгеләгән: Казанда фатирдагы бүлмәләр санына карап, 210-230 сум, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада – 130-150 сум, Татарстан районнарында – 50-70 сум.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпфатирлы йорт аренда мамадыш