Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Миңнеханов өлкән яшьтәге кешеләрдән заказлар кабул итүче колл-үзәкнең эшен тикшерде

«Без булдырабыз» колл-үзәге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны: 8(843) 598-3-598.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ялгызы яшәүче өлкәннәрдән (аларга азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китереп бирүдә ярдәм таләп ителә) шалтыратулар кабул итә торган колл-үзәкнең эшен тикшерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Без өлкән яшьтәге кешеләрне мөмкин кадәр кайгыртырга тиешбез. Эшне шулай оештырырга кирәк ки, уңайсызлыкларның кимрәк булуы шарт. Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив төстә хәл ителә. Өлкәннәрне сакларга кирәк», — дип искәртте Президент.

 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә ,«Без булдырабыз» колл-үзәге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны: 8(843) 598-3-598. Шалтыратулар төрле категориягә керүче гражданнардан килә, алар адресатына карап бүленә.

 

Президентка һәр өч сәгать саен урыннарда социаль хезмәткәрләр төркеме оештырылуы, алар өлкәннәрнең өенә азык-төлек һәм дарулар илтүе хакында сөйләделәр.

 

Предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрдән килгән шалтыратуларны шул предприятиенең профсоюз оешмаларына җибәрәләр.

 

Бюджет өлкәсендә, бөлгенлеккә төшкән предприятиеләрдә эшләгән яки эшләмәгән өлкәннәрдән алынган шалтыратуларны социаль хезмәткәрләр карый. Башка категорияләргә керүче гражданнардан (ялгызы яшәүче яшь инвалидлар, балалы ялгыз әниләр, «карантиндагы» гражданнар) килгән шалтыратуларны волонтер отрядларына, Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенә юллыйлар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/29-03-2020/mi-nehanov-lk-n-yasht-ge-keshel-rd-n-zakazlar-kabul-it-che-koll-z-kne-eshen-tiksherde-5732398

Фото: пресс-служба Президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев