Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Миңнеханов «Шлюмберже» үзәгенә Татарстанда лаборатория ачарга тәкъдим итте

Быел республиканың җиде студенты Төмәндәге уку үзәгендә практика узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төмәндә «Шлюмберже» (Schlumberger) компаниясенең Себер тренинг үзәгендә булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шлюмберже» - 120дән артык илдә эшләүче иң зур нефть сервисы компанияләренең берсе. Ул хезмәтләр һәм продуктларның киң спектрын тәкъдим итә, геологик разведка эшләре үткәрә һәм нефть чыгару эшләре белән идарә итә. Компаниянең уку үзәге 2008 елда ачылган, аның базасында Россия нефть-газ тармагының техник белгечләрен әзерлиләр һәм квалификацияләрен күтәрәләр.

Татарстан Президенты Үзәк эше белән танышты: бораулау җайланмасында булды, күнегүләр мәйданчыгын һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча практик дәресләр мәйданчыгын карады. Үзәктә көн саен 350 кеше белем ала, дип сөйләделәр белгечләр. Курсларның озынлыгы - бер көннән ике айга кадәр, инглиз һәм рус телләрендә укыйлар. Үзәк ачылганнан бирле анда 35 меңнән артык кеше белем алган.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188302/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X