Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим

ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.

РФ Президенты Владимир Путинның Юлламасында телгә алынган туучылар санын арттыруга ярдәм итү чаралары, сәламәтлек саклау системасын үстерү һәм торакның үтемлелеген тәэмин итү механизмнары Татарстан өчен гаять зур әһәмияткә ия һәм алар республика хакимият органнарының аерым контролендә булырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш район Советы сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Юлламада телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим. Юллама, беренче чиратта, демографиягә кагыла, без бу теманы күп тапкырлар күтәреп чыктык. Шунысы кызганыч, республикада инде ике ел рәттән туучылар санының кимүе күзәтелә. Тулаем алганда, бездә демографик вәзгыять уңай булса да, күп кенә районнарда күрсәткечләр тискәре. Шунлыктан Юлламада телгә алынган карарлар бик тә мөһим», - диде Миңнеханов.

«РФ Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә бик зур игътибар юнәлтте. Әлеге юнәлешләр буенча үзебезнең дә республика программалары бар», - дип өстәде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Юлламадагы цифрлы икътисадны үстерү, илнең оборона сәләтен күтәрүгә бәйле башка темалар да зур әһәмияткә ия. Республикада әлеге бурычларның барысы да үтәлергә тиеш.

ТР Президенты үз чыгышында Владимир Путинның 2019 елның 12 февралендә Татарстанда РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрүен, анда гражданнар өчен торакның үтемлелеген арттыру мәсьәләсе күтәрелүен искәртте. «Торак төзелеше мәсьәләсенә комплекслы якын килергә, ипотеканың үтемлелеген тәэмин итәргә, инженер, транспорт, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юллама белән чыгыш ясады, анда ил үсешендәге төп юнәлешләрне билгеләде.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181317/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X