Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ялгышлык белән икенче аякны кискәннәр

Воронеж шәһәренеӊ 3нче номерлы клиник хастаханәсендә 4 ноябрь көнне «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән китерелгән 89 яшьлек олы яшьтәге апаныӊ ялгыш икенче аягын кискәннәр.

Бу мәсьәлә буенча тикшерү эшләре башланган. Бу турыда Воронеж өлкәсенеӊ Тикшерү комитетыныӊ рәсми сайтында хәбәр бар.

«Россия Федерациясенеӊ атказанган укытучысы», концлагерь мәхшәрләрен күргән ветеранга шушы елныӊ октябрь аенда тикшерү вакытында уӊ аягында гангрена башланган һәм аны кисәргә кирәклеген җиткергәннәр. Күпмедер вакыттан соӊ ул планлы рәвештә операциягә ятарга тиеш була. Ашыгыч рәвештә китерелгәч, табиблар аныӊ сул аягын бот уртасыннан кисәләр. Ветераннныӊ улы белдергәнчә, әнисенеӊ сул аягын кисү өчен бернинди дә нигез булмаган, хәзер, аныӊ сүзләре буенча, әнисенеӊ уӊ аягын да кисәргә кирәк булачак.

Тикшерү органнары тарафыннан хастаханәдәге медицина кәгазьләре, документлар, шәһитләрдән сорау алына.

Әмма табиблар үз гәепләрен таныйсы килми. Аларныӊ сүзләре буенча авыруныӊ ике аягы зарарланган килеш булган һәм алар кискән сул аяк аныӊ сәламәтлеге өчен күбрәк куркыныч тудырган, диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе