«Күңелле әлифба» дәресләре. №1 – «А» хәрефе/авазы
Үзәк яңалыклар

«Күңелле әлифба» дәресләре. №1 – «А» хәрефе/авазы

Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» дәресенең беренче чыгарылышында сәламли.

Беренче дәрес «А» хәрефе/авазы өйрәнүгә багышлана. Шөгыль барышында укытучы апа авазны әйтергә, хәрефнең басма һәм язма хәрефен язарга һәм уен аша хәрефне танырга өйрәтә. Дәрестә шулай ук «СалаваТИК» төркеменең «Лап-лап» җырын һәм «Күңелле әлифба» проектының беренче чыгарылышын карарга мөмкин! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев