63 яшьлек хатын-кыз бер балконнан икенчесенә күчкәндә, егылып, һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

63 яшьлек хатын-кыз бер балконнан икенчесенә күчкәндә, егылып, һәлак булган

Һәлак булган хатын-кызның психиатрда учетта торганлыгы мәгълүм

Бүген иртән Казанның Мәҗит Гафури урамындагы 7 нче йорт янында өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен тапканнар.“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, 63 яшьлек хатын-кыз, ниндидер сәбәптән үз балконыннан күршедәге балконга күчмәкче булганда, 5 нче каттан егылып төшкән.

“Ашыгыч ярдәм” медиклары, аның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган. Һәлак булган хатын-кызның психиатрда учетта торганлыгы мәгълүм.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев