Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Күлләре ник янмый икән?»

Мәсхүдә Хәйруллина Смәелнең оста тимерчесе Шәмсетдин белән авылның уңган кызы Маһисәрвәрнең ун балалы ишле гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Аның катлаулы да, мактаулы да озын тормыш юлы чын мәгънәсендә тарих язарлык.

Мәсхүдә апалар буыны зур михнәтләр күреп, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган кешеләр. Әлеге буын «Сугыш чоры балалары» булып тарихка кереп калды. Балачакларын сугыш урлаган бу чор балалары зурлар белән беррәттән фронтка ярдәм итү өчен җиң сызганып эшләгән. Җырларга кереп калган «Уфалла» арбасы тартып, «лаеш шулпасы» эчеп үскән буын ул Мәсхүдә апалар. Шушындый зур тормыш сынаулары узгангадыр, ул тормышның кадерен белеп, зарланмыйча, гел игелекләр-изгелекләр кылырга тырышып, үзеннән матур эзләр калдырып яшәгән.

– Гомер буе эшләдем. Ерак басуда көлтә бәйләгәннәр, бытбылдык кычкырса, яңгыр ява, дип куанулар, әни белән чыпта сугулар бүгенгедәй күз алдымда. Күлләре ник янмый икән, дип әйтә иде әти. Йөрәк бәгырьләренә төшкән өчен шулай дигәндер инде ул, – дип искә ала ул елларны Мәсхүдә апа.

Смәел авылының булдыклы егете Габделхәй белән гаилә корып, үзләренең нәселләрен дәвам итәрдәй иманлы балалар үстереп, гөрләшеп оныкларының, оныкчыкларының матур тормышына куанып яши Мәсхүдә апа.

Хәйруллиннар гаиләсе авылда яшелчәчеләр-кыярчылар булу белән  дә данлыклы. Габделхәй абый исә авыл тарихына гаять оста төзүче, штукатурчы буларак кереп калган кеше.Мәчеттән алып, авылда, күмәк хуҗалыкта аның кулы тимәгән зур төзелешләр калмады, дип сөйли авылдашлары.

Шунысы игътибарга лаек, Хәйруллиннарның өч баласы, оныгы медицина өлкәсен сайлаган. Уллары Фаил, оныгы Айрат республикабызның Атказанган табиблары. Кызлары Гөлнур, Гөлзидә дә райондашларыбызга медицина хезмәте күрсәткән ак халатлы шәфкать ияләре. Төп йортта улы Зиннур белән яшәүче юбилярның җиде оныгы, 10 оныкчыгы бар.

– Бүгенге көндә бик бәхетле ана, бик кадерле әби мин. Балачакта, яшьлектә күргән авырлыкларымның әҗер-савабын күреп муллыкта, иминлектә гомер кичерәм. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул – эшләсеннәр, авырлыклардан курыкмасыннар, – ди юбиляр.

Әлеге истәлекле көндә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов,  «Смәел»  җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров, җирлек башлыгы Рифнур Йосыпов та Мәсхүдә апаны олуг юбилее белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күркәм юбилей