Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

Мөхтәрәм мөгаллимә Мөнҗия Гариповна Гариповага – 90! ???? (+фото)

Мөнҗия апаның гыйбрәтле язмышы, яраткан эше, «Ни өчен социаль хезмәткәрдән баш тартасыз?» дигән һәм башка сорауларга кызыклы, мәгънәле җаваплары «Хезмәт» газетасының киләсе саннарында ??

Институтны тәмамлап, Балтач урта мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы математика фәнен укыткан, бер елны да калдырмыйча сыйныф җитәкчесе булып та эшләгән мөхтәрәм мөгаллимә – Мөнҗия Гариповна Гарипова бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә ???? Юбилярны күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә, районыбыз үсешенә керткән намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен олы рәхмәтләрне белдерергә, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле имин тормыш теләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, мәгариф бүлеге, район профсоюз оешмасы һәм Балтач урта мәктәбеннән вәкилләр килде.

Мөнҗия апа 90 яшендә дә яшь кызлар кебек йөгереп йөри, «яраткан эшемнән шушы коронавирусларыгыз, карантин гына аерды» дип шаярта. «Безне бер авыру да алмый, Аллаһка шөкер, битлекләрегезне салсагыз да була» ди ул, көлеп. Мөнҗия апаның гыйбрәтле язмышы, яраткан эше, «Ни өчен социаль хезмәткәрдән баш тартасыз?» дигән һәм башка сорауларга кызыклы, мәгънәле җаваплары «Хезмәт» газетасының киләсе саннарында ??

Мөнҗия апа, редакциябез дә сине матур бәйрәмең белән тәбрикли! Гел шундый ачык йөзле, шат күңелле бул, яме. Ходай корычтай нык сәламәтлегеннән, яраткан эшеннән, сине хөрмәт иткән туганнарыннан аермасын ???❤️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма авыл җирлеге 90 яшьлек олуг юбилей 90 лет күркәм юбилей юбилей белән котлау