Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Әниле булуга ни җитә?!»

Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен каршы алган Нәкыя Абдуллина Яңгул авылында туа, тормышка да шушы авыл егетенә чыга.

Тырыш хезмәт белән гомер иткән Нәкыя апа балаларын да эшчән итеп тәрбияли. Бүген инде аларның һәрберсенең үз тормышы. Юбиляр төп йортта төпчеге Кадрия белән гомер итә. Заманча, якты, зур йортларда балалары, онык-оныкчыкларының мул тормышына куанып яшәүче Нәкыя апа янында без дә булып кайттык.

Юбилее белән котларга килү-челәрнең һәрберсенә олы рәх-мәтләрен ирештереп, бәрәкәтле гомерләр теләде ул.

– Әниебез күршедә генә үсә. 1958 елда күрше егете, әтиебез Миңнеәхәткә кияүгә чыга. 14 яшендә колхозда эшли башлый, таналар карый, аннан соң сыерлар сава. 1959 елда аңа «Татарстанның иң яхшы сыер савучы» дигән мактаулы исем бирәләр. Без – дүрт кызларына якты дөнья бүләк итеп, барыбызга да югары белем бирделәр. Барысы өчен дә ихлас рәхмәт аларга. Кызганыч, әтиебез генә 2003 елда вафат булды. Олуг юбилее көнендә әниебезгә бары бер теләк: сәламәт булсын. Үзебез инде әби булсак та, әниле булып яшәүләргә ни җитә?! – ди кызлары.

«Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куйган, кешеләрне ихтирам иткән, күңелендә аклык йөрткән Нәкыя апаның гомер юлы безгә үрнәк. Сез игелекле гамәлләр  генә башкарып, һәркөн ил-көнгә тынычлык теләп, туганнарыгыз исәнлегенә дога кылып яшисез, гомер озынлыгыгыз да, бәлки, шуларга бәйледер. Авыл халкы исеменнән сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз, сезгә исәнлек һәм тыныч картлык телибез», дип изге теләкләрен ирештерде җирлек башлыгы Ранил Габдрахманов. «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфет-динов та зур бүләкләр белән килгән иде. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов Нәкыя Абдуллинаны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей