Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

Төп байлыгым – балаларым

Яңгул авылында яшәүче олуг хөрмәткә лаек Нәзифә Зәки кызы Гаптелбариева 8 сентябрьдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады.

Бөек Ватан сугышы елларында балачагы яки яшүсмер чагы үткән кайсы өлкәнебезнең ул чактагы тормышы бик рәхәт булды икән? Андыйлар, әлбәттә, юк. Өлкәннәр белән бергә тормышны алып барырга яраклашып, нинди генә эш кушсалар да шуны башкарып, барына да түзгән алар. Бүгенге язмам герое Нәзифә апа да тормышта төрле сынаулар белән очрашкан, тик беркайчан да сыгылмаган. Гаиләсендә үрнәк хуҗабикә, тормыш иптәшенә гомерлек юлдаш, балаларына хөрмәтле әни була белгән ул.

– Сугыш вакытында бик авыр еллар, начар вакытлар да булды. Симәнә дә ташыдык, мәктәпкә ягарга утынны да чана белән алып кайта идек. Мәктәпне ябарга ирек бирмәдек, тырыштык, укып чыктык. Яңгул җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, биш чакрым ераклыктагы сарык фермасына эшкә урнаштым. Хезмәт юлымда колхозда төрле эшләр башкарырга туры килде. 1964 елда Яңгул хастаханәсенә пешекче булып эшкә урнаштым һәм 1988 елда лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куйдым, – дип истәлекләре белән бүлешә юбиляр.

Нәзифә апаның сөйләгәннәрен сәгатьләр буе тыңлап булыр иде. Йомшак тавышы, матур итеп сөйләве, эчкерсез көлүе белән үзенә җәлеп итә ул. Тик шулай да аның да күңеле сагышлы...

– 1952 елның 10 гыйнварында үзебезнең авыл егете Габделбәргә кияүгә чыктым. Озак еллар тигезлектә, матур итеп, бер-беребезнең кадерен белеп яшәдек. Биш балабыз булды. Оныклар да, оныкчыклар да сөяргә насыйп булды. Кызганыч, тормыш иптәшем ел ярым элек бакыйлыкка күчте. Бик сагынам, юксынам аны. Ярый әле балаларыбыз бар, алар ялгызым калырга ирек бирми, – дип күз яшьләре аша картын искә ала Нәзифә апа.

– Моның кадәр яшәрмен дип уйламадым.

Улларыбыз бик акыллы, тәртипле булдылар. Мәктәптә укыган чактан ук бик тырышлар иделәр.Икенче улыбыз Тын океанда су асты көймәсендә моряк булып хезмәт итте, аның тырышлыклары өчен безгә рәхмәт әйтеп капитаныннан гел хатлар килеп торды. Улларыбыз шундый булмаса, мин бу яшькә кадәр яши алмас идем, аларга зур рәхмәт. Бүгенге көндә улым Рифат, киленем Фирдәүсә тәрбиясендә яшим. Бик хөрмәт итәләр, олыны олы итә торган киленебез дә. Ашлар әзрәк кенә суынып китсә дә, кайнарлап биреп, әни, әйдә вакытында аша дия-дия янымда утырып торып ашата. Шундый игелекле килен белән яшәүләр дә насыйп булды, шөкер. Без күргән хәсрәтләрне, сугыш вакытларын балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын. Шушы мул тормышта яшәргә язсын. Бәхетле-тәүфыйклы балалар үстерсеннәр, тигез яшәсеннәр. Гомерләре рәхәттә үтсен, миңа күрсәткән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, – дип изге теләкләрен юллады Нәзифә апа.

Юбилее хөрмәтенә олылап килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин да, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов та, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәшит Кәлимуллин да юбилярга изге теләкләрен, рәхмәтләрен ирештереп, район башлыгының Рәхмәт хаты белән ак шәлъяулыгын бүләк иттеләр. Түр башында һәрбер котлауны елмаеп, шат күңел белән кабул итеп утырган юбилярга без дә сәламәтлек һәм матур киләчәк теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей