Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Бәрәкәтле тормыш юлы

Нормада яшәүче Раилә Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Раилә апа иң гүзәл, сихри табигатьле, урман кырыенда урнашкан Нормабаш авылында Габделбәр абый һәм Фәтхия апа гаиләсендә туа. Алар гаиләдә җиде кыз туган үсәләр: Зөлхәбирә, Мәдинә, Фәйрүзә, Раилә, Мәсхүдә, Мәфтуха, Сәвия. Кинәт кенә зур бәхетсезлекләр килә. Фәтхия апа – Сабирҗан бай кызы була. Ул халык дошманы дип игълан ителә, кулга алына, Себергә сөргенгә җибәрелә. Бөтен мал-мөлкәте конфискацияләнә. Кызлары, шул исәптән Фәтхия дә, халык дошманы балалары дип, барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителәләр.

Күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана, ире Габделбәр беренче көннәрдән үк сугышка алына, 1942 елда Ладога күлендә атыш вакытында һәлак була. Җиде кыз белән калган Фәтхиягә тагын да газап чигәргә туры килә. Җиде баласы белән аны Сабирҗан йортыннан урамга куып чыгаралар, йортны конфискациялиләр. Фәтхияне урман кисү эшенә куялар. Авыр эштән өзлегеп вакытсыз вафат була. Өч класс кына бетергән Раиләгә эшли башларга туры килә. Ачка үлмәс өчен ул урман кисүчеләргә ашарга әзерләүчеләр янына эшкә керә, үзеннән кече сеңелләрен карый. Сугыш беткәч, 1947 елда 16 яшьлек кыз баланы җырдагы күк, Донбасска җибәрәләр, анда шахтада эшли. Аннан кайткач, 1950 елда Норма егете Рамазанга кияүгә чыга. Рамазан абый сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып, яраланып, зур батырлыклар күрсәтеп, күкрәгенә күп орден-медальләр тагып кайткан артеллирист була. Рамазан абый Кили, Бөрбаш, Сосна, Норма авылларында укытучы булып эшли.

Раилә апа әнисе кебек жиде кыз бала таба: Светлана, Фәридә, Фирая, Флера, Рәйсә, Салисә, Рашидә. Кызганыч, икесе сабый вакытта ук вафат була.

Раилә апа укый алмаса да, «Сельхозтехника»да төрле җаваплы эшләрдә эшли, җитәкчеләр аны бик хөрмәт итәләр, үрнәк итеп куялар. Ул Советлар Союзының кайсы гына шәһәренә барса да, кирәкле запчасть табып кайта торган була.

Дәһшәтле сугыш шаукымында алган яралары Рамазан абыйны да аяктан ега. Раилә апа җиде ел урын өстендә ятучы авыру ирен карый. Кызларын да берәм-берәм үстерә, кеше итә, аякка бастыра, тормыш юлына чыгара.

Кызлары, кияүләре, оныклары Раилә апаны бик яраталар. Алар изге җанлы әниләрен онытмыйлар, гел аның янына килеп хәлен беләләр, ярдәм итәләр, булышалар, аның ризалыгын алалар.

Зөлфәт Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей