Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

«Эшләгәндә бер генә баланы да какмадым, әшәке булмадым»

Хезмәт юлы балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләп узган.

Мәсхүдә әби улы һәм килене белән матур гына гомер кичерә. Хезмәт юлы балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләп узган. Аңарчы мәктәптә укыткан. Тормышыннан бик канәгать, «Яследән үк балалар тәрбияләдем. Эшләгәндә бер генә баланы да какмадым, әниләре бакчадан алырга берәр сәгать соңрак килсәләр дә сүз әйтмәдем, әшәке булмадым. Шуңа да тормышым Аллага шөкердер минем дип уйлап яшим.   Юбилярны котларга район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлегеннән Алсу Гатиятуллина, мәгариф идарәсеннән профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Чепья балалар бакчасы мөдире Ирина Никитина килгән иде.

Балалары, оныклары белән горурлана әби, бер йортта яшәүче улыннан да бик риза, килене белән дә уртак тел табып яшиләр, башкалада яшәүче кызын да гаиләсе белән зарыгып көтеп ала, Мәскәүдәге улы белән дә чиксез горурлана. «Үз балаларымны карый алмадым, тәрәзәгә атланып, минем эштән кайтканны көтеп алалар иде, – дип сөйли ана. – Берсендә ике малай тәрәзәгә сыланганнар да, и дөбердәтәләр, и елыйлар икән әни, кайт, дип, мәтәлеп төшәләр бит инде балаларың, диләр иде миңа. Нишләтәсең, чоры шундый иде инде».

«Ягылмаган бакчалар, балаларның өс киемнәре начар, ләкин сезнең күңел җылыгыз һәр балага җитте, аларны җылытты», – ди мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән Резеда Гаязова. Әлеге сүзләрдән Мәсхүдә әбинең күзләре яшьләнде, газаплы балачагы, сугыш еллары искә төште.

– Әниләр белән кара-каршы урак ура идем, алар хәл алганда, ял да итми идем, тырыша-тырыша эшләдем, тизрәк урасы, алдан барасы килде, – дип, сугыш чоры баласы, авыр булса да, еллар кайтавазын яңартты. – Иртәнге өчтә торабыз да, басуга китәбез, ял да юк, басу тегермән турысында иде, эшләгәнгә 100 грамм он бирәләр, тегермән янында бер бочка су тора, онны шунда басуда ук, суга болгатып ашап кайта идек.

15 сутый җирне урырга бик авырга туры килде, активлар, ягъни кәнсәләрдәге хисапчы, сәркатипләр иртәнге сәгать 5тә, соңга калмадылар микән дип, килеп тикшерәләр иде, кичке өчтә тагын киләләр. Әни сыер савып бирер иде дә, сепарат аертыр идем. Кайсы көнне баш тиеп ала, кайсы көнне юк. Биш кыз һәм ике малай идек, энем биш яшендә үлде, абый яше дә тулмыйча, комсомолга кереп, сугышка китте дә, гайрәтле Сталинград фронтында һәлак булды, үлгән хәбәрен алдык, әти дә сугышта иде, кайтуын-кайтты, ләкин сәламәтлеге беткән иде инде, бик авырып үлде. Олы бала булгач, бөтен эш минем өскә калды, малларны бетермәдек, сыер, сарык, каз асрадык.

Мәсхүдә Гыйләҗева Арча педучилищесында белем ала, илленче елга кадәр укыта, аннан тәрбияче булып эшли. Балалары укуда да, хезмәттә дә тырыш була, югары белем алалар, яндагысы инде лаеклы ялда, олысы Мәскәүдә, «самолетлар буенча укыган иде, бик нык күтәрелде», дип куана әби, кызы медицина өлкәсендә эшли. «Хәзерге яшьләр дә тәртипле булсыннар иде, кешегә әшәке булмасыннар. Безгә балаларны үчтекиләп үстерергә туры килмәде, кайтып ашый идек тә, амбар янына ашлык чистартырга менә идек, өстәвенә, атна саен колхозда өмә, анысыннан да калып булмый...»

Фильм төшерердәй язмышлар. Хәзерге кешене бу кадәр эшләтсәң, чаң сугалар. Алай да ярамый, болай да ярамый, дип яши торган чорда Мәсхүдә әби кебекләрнең рухы җитми шул, көчле, гайрәтле, сабыр рухы җитми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Чепья авылы