Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Халидә Бәхтиярова: «Башларым күккә тиде»

Яшьлегендә михнәт-газаплар кичереп, тырышлыгы, үҗәтлеге белән тормыш сынауларына каршы тора алган Халидә Бәхтиярова картлыгын иминлектә, муллыкта, якыннары кадер-хөрмәтендә каршы ала.

1931 елның чатнама салкынында дөньяга килә Халидә апа. Гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салган кыз тормышта да гел лидерлар рәтендә була. Сугыштан соңгы авыр елларда, 7 сыйныфны тәмамлагач, кечкенә генә гәүдәле кыз, Чепья авылыннан үзе кадәр сумка күтәреп, почта ташый. Ике авыл арасы җиде чакрым, ә Арбор авылының озынлыгы 3 чакрымнан артык. Аякларда чабата, алары да күп йөргәнлектән, чыдый алмый, таралып чыга. Бик авыр еллар була ул. Иске чабата, барлы-юклы өс-баш, капчыкка салынган алабута ипие белән, тимер юлның ни икәнлеген дә күрмәгән кызны ике мәртәбә авылның ир-егетләре белән Кама буена урман кисәргә җибәрәләр. Көн саен таңнан кичке караңгыга кадәр 12 чакрым кереп урман кискәннәрен, 40 градуслы салкыннарда да эшнең туктатылмавын искә ала ветеран.

Соңрак ир-егетләр генә эшли торган данлыклы авыр хезмәттә, «ДТ-54» тракторында плугар булып эшли. Кызның тырышлыгын күреп колхоз идарәсе аны Үрнәк совхозындагы СПТУга 6 айлык тракторчылар әзерләү курсларына җибәрә. Таныклык алып кайткач, Халидә язгы кыр эшендә тракторга утыра. «ДТ-54» тракторында алар авылдашы Гыйльметдин Низамов белән сменалап эшлиләр. Ул чорларда урак вакытында комбайн булмаганлыктан, ургыч «Коммунар» комбайнын тракторына куеп урдырган ул. Авылдашы Гарифҗан белән гаилә корып, Пермь якларына бәхет эзләп чыгып китә яшь гаилә. Биредә Халидә тимер юлда эшли. Авыр хезмәт башкаруын искә алып, Тимер юл министры аны акчалата бүләк һәм шифаханәгә юллама белән бүләкли. Тормыш иптәше Гарифҗан да шул якларда шахтада хезмәт куя. Олыгайган көннәрендә туган авылларына кайтып төпләнә алар. Кызганыч, Гарифҗан абый инде вафат.

Халидә апа бүгенге көндә төп нигездә улы Мансур, килене Рәйсә белән гомер кичерә. Юбиляр биш баласы, 12 оныгы, 17 оныкчыгы турында зур горурлык хисләре белән сөйләде.

– Тормышларның муллыгына, елларның тынычлыгына мең шөкермен. Һәркемгә бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, игелекле затлар булып яшәүләрен телим, – диде Халидә Бәхтиярова үзен күркәм юбилее белән котларга килгән һәркемгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев