Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Мәрхәмәтле ана йөрәге

Тумышы белән Яңгул авылыннан, бүгенге көндә килене Люция ярдәме белән Шеңшеңәр авылында гомер итүче Фатыйма апага явыз сугыш башланганда нибары 11 яшь кенә була.

Фатыйма апа 5 сыйныф бетерә, усал сугыш чорында «вызывальщик» булып эшли, уфалла арбасында таш юлдан товар ташый, төнлә дә йокы күрми һәм башка бик күп эшләрне зурлар белән беррәттән көнне-төнгә ялгап эшли.

19 яшендә кияүгә чыккан Фатыйма апа 25 яшендә тол кала, тормыш иптәше Зыятдин абый 29 яшендә шахтада вафат була, эш барышында аның күкрәгенә зур күмер кисәге ишелеп төшә. Кызганыч, хәләл җефете белән нибары 6 ел гына торып кала Фатыйма апа. Кайчандыр 3 егетнең бәхетле әнисе булган сугыш ветераны инде күптән 2 улын җирләгән. Олы улы Рафаис 47 яшендә башына кан сауганнан үлеп китә. Мәрхүм уртанчы улы Рафаил абый әтисе Зыятдин абый кебек үк шахтада эшли торган булган, эше буенча 45 яшендә пенсиягә чыккан, 15 ел эшләгәннән соң, ягъни 1999 елда, Фатыйма апа улын «әтиеңнең язмышын кабатлый күрмә, зинһар» дип, өенә кайтарта. «Гражданка»да Рафаил абый нибары 8 ел гына яшәп кала, 53 яшендә Казанда юлны аркылы чыкканда аны машина бәрдерә. Рафаилның тол хатыны Люция ханым белән тора да инде бүгенге көндә Фатыйма апа. «Люция булмаса беркемгә дә кирәксез, урамда каласы кеше булганмын икән мин», дип килененә рәхмәтен ирештерә юбиляр. Люция апа ирсез калган елларын исә болай дип исенә төшерә: «Әйе, әби чакыргач, Казанга кайттык. Воркутада өйләнешеп, шунда эшләп, тормыш иткән идек. Кем белә, бәлки шахтада эшләвен дәвам итсә, яшәр дә иде әле. Язмыштан узмыш юк, күрәчәгебез булган димәк, бернишләтеп тә булмый». Фатыйма апаның төпчек улы Ислам бүгенге көндә матур гына тормыш алып бара. Бүгенге көндә Фатыйма апаның 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Килене Люция ханымның үз әнисе олыгаеп үлә, «Люция апа, Фатыйма апаны үз әниегез кебек карыйсыз, бик матур, тату яшисез…» дигәнгә Люция ханым болай дип җавап бирә: «Үз әнием әбине калдырмагыз дип васыять итеп әйтеп калдырды. Башкача мөмкин булуын мин күз алдыма да китерә алмыйм».

Үзе балалы хатын булып икенче тапкыр килен булып төшкәнгәме, Фатыйма апа бүген яшьләргә икенче тапкыр тормышка чыкмаска киңәш итә: «Беренче ирләрегез белән генә матур итеп, балаларыгызның бәхетен күреп яшәгез. Ир-ат кеше беркайчан да кеше баласын кабул итми ул, ничек кенә яраткан әти рәвешен китермәсен, күңеленнән беркайчан да үз итми ул аларны. Ә бала аны сизә».

Юбилярыбыз безне күркәм бәйрәменә 3 көн кала гына сатып алган өендә каршы алды. Килене Люция йортны ялт итеп юып чыгарган, кунакларны мул табын артында каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга без дә кушылабыз. Фатыйма апа белән 95 яшьлек юбилеенда да очрашырга насыйп булсын.

Динә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей