Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

«Әни 100 елга кадәр яшәргә тели»

Карадуган авылында гомер итүче, күптән түгел 90 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия Закир кызы Сәмигуллина Арбаш авылында 6 балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килә. Наҗия апаның әтисе һәм ике абыйсы Бөек Ватан сугышында вафат була, дүрт бертуган исән калып, һәркайсы үз тормышын кора, ләкин бүгенге көндә Наҗия апа инде берүзе генә калган.

Юбиляр Карадуганда җиде сыйныф белем алганнан соң, башта 5-6 ел Балтач «меховое»нда эшли, аннан Карадуганның мебель фабрикасына күчерелә, гомере буе әлеге тармакта хезмәт куя, җөйләүче булып та, токарь булып та эшли, шуннан лаек-лы ялга да чыга. Ул чор өчен әйтеп бетергесез зур акча булган – 135 сум белән (иске акча вакыты, ул вакытта пенсиягә 80-90 тәңкә белән чыккан булганнар) фабрикадан пенсиягә чыккан иң беренче тырыш эшче ул Наҗия апа! «Бер кешенең дә моның кадәр акча белән пенсиягә чыкканы юк, бик әйбәт эшләдең!» – дип озатканнар аны. Балтач «меховое»нда эшләгән дәвердә юбилярыбыз 7 медаль белән бүләкләнә, РФ Президентыннан да медальләр һәм акчалата бүләкләр күп тапшырыла аңа.

Кул эшеннән курыкмаган, киресенчә, гомере буе физик эш эшләгән Наҗия апа 1958 елда Балтач районының танылган шахматчысы Харрас Сәмигуллинга кияүгә чыга һәм бер генә мизгелгә дә оттырмый! Ел да традицион рәвештә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә «Игенче» хуҗалыгы призларына Харрас Шәфигулла улы Сәмигуллин истәлегенә шахмат турниры уза. Харрас абый, ни кызганыч, дүрт ел элек, 98 яшендә вафат була.

Дистәләгән еллар үрнәк гаилә тормышы алып барган Наҗия апа белән Харрас абыйның өч баласы да уку алдынгылары, мәктәпне, уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаганнар. Бер-бер артлы туган уллары Илшат, кызлары Әлфия һәм Люциядән ветеранның 5 оныгы, 4 оныкчыгы бар. «Әни безнең 100 елга кадәр яшәргә тели, 100 елга кадәр яшәргә язсын да», ди кызлары.

Наҗия апа мәрхүм тормыш иптәше Харрас абый белән бәйле булган бер кызыклы вакыйганы исенә төшерде, баксаң, аны ире урлап алып кайткан булган: «Яңа ел төнендә иптәш кыз белән Карадуган клубына концертка төштек, концертны барыбыз бергә карадык, Харрас исемле егет озата кайтты. Кайтып җитәрәк арбага салып урлап алып китте. Миңа ат алып төшәм дип әйтмәде дә, ә ат көтеп, сак-лап торган булган икән. Менә мин сине хәзер алып китәм, диде дә, салам салынган сары чанага сузып салып алып та китте, әниләрдән сорап тормады. Икенче көнне инде әби меңгереп, әниләрне алып төшеп никах укыттылар». Кызлары сүзенә караганда, Наҗия апа чын ир-атта кияүдә булган, чын ир нинди булырга тиеш икәнен әти мисалында әти картайгач кына аңладык, ди кызлары.

Бүгенге көндә Наҗия апа ялгыз яши, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында тора. Ялгыз яшәсә дә, унынчы дистәсен вакларга керешкән ветеран камил акылы, ачык хәтере һәм кул эшен сөюе белән һәркемгә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар