Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Рәхәт дөньялардан китәсем килми

Бөрбаш авылында гомер итүче, күптән түгел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нәзифә апа Бариеваның үткән тормыш юлы берәүне дә битараф калдырмый.

Бөек Ватан сугышы башлангач тормышның авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын гына тоеп калмый ул, шул дәһшәтле елларда сыңар аяк белән дә кала. Бу вакыйганың башы гади генә егылуга барып тоташа. Аягы шул хәлдән соң бик нык авырта башлый аның, хастаханәгә мөрәҗәгать итә ул, тик табиблар сугышта булганлыктан, аңа максатчан ярдәм итә алучы табылмый. Өенә кайткач та тилмерә, җирләргә ятып елый. Көннәрдән беркөнне сугыштан кайткан күршесе Хөрмәт абый аны Арчага алып китә. Ул чакта инде аягы бүрәнә кадәр булып шешеп, гангрена киткән була. 17 яшьлек Нәзифәгә наркоз да бирмичә, бер укол гына ясап, пычкы белән аягын кисәләр. Шул чакта авыртуга түзә алмый кычкырганнарын, аннан соң үзенең аяксыз икәненә ияләшә алмауларын искә төшерә юбиляр. – Ул вакытта миңа күршебез Хөрмәт абый ярдәм итте, култык таяклары ясап биреп, шулар белән йөрергә өйрәтте, – дип инде күптән мәрхүм күршесенә рәхмәтләрен белдерде Нәзифә апа. Сыңар аяк белән калу авыр булса да, ул шул авырлыкларга сынатып яши торган шәхес булмаган. – Аяксыз дип тормадым, сәхнәләрдә биеп йөрдем әле, аягым юк икәнен берәүгә дә сиздермәдем. Чиләк-көянтә белән чишмәдән су да ташыдым, керен дә юдым, көндезен дәүләт эшендә булып, төннәрен тегү дә тектем, кибеттә эшләгән чагымда товарны ат белән ташыдым, дип шаккатырды юбиляр. – Сугыш елларында туган авылым Нормада клуб мөдире булып эшләдем, 50 балалы яслене дә алып бардым. Медальләр шуныкы дип ишарәләп күрсәтте ул күргәзмәгә куелган бихисап бүләкләренә. Эшләдем, яшәдем, бөтен тормышымны алып бардым, аягым берлеген белмәдем. Кечкенәдән, сугыш вакытыннан аяксыз калып, бер таякка өйрәнеп, шуны тәпи кебек итеп күреп яшәдем. Бөтен йорт-җиремне кешенекеннән ким итмичә булдырырга тырыштым. 50нче елга чыккач кибеткә күчтем, анда эшләгәндә алган билгеләрем дә бик күп, 1984 елда Казандагы төп җитәкчебез Сафиуллинның биргән Мактау таныклыгы әле дә исән-сау, – ди юбиляр.

1958 елда Бөрбаш авылы егете Галимуллага тормышка чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстергән. Балалары Гөлзада, Гүзәлия, Гөлнур һәм Бәхтияр турында зур горурлык белән сөйли әни кеше. – Олы кызым Гөлзада 25 ел кибеттә эшләде, тормыш иптәше Хәниф белән Алан авылында яшиләр. Гүзәлия икенче кызым, әнине ташлап китмим дип гомерен миңа багышлады. Гөлнур тормыш иптәше Рифкать белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә кадерле әби-бабай булып оныклар сөяләр. Ә менә улым Бәхтияр бик иртә гүр иясе булды. Алтын куллы иде, совхозда эшләде, кирпеч салуда. Ферма да төзеде, балалар бакчасы да салды, әлеге йортны да ул җиткергән иде, үзенә биредә яшәргә генә насыйп булмады. Әни, әни, дип бик кадерли иде үземне, – дип мәңгелек йөрәк ярасын яңартты Нәзифә апа.

95 яшендә дә вакытлы матбугат белән кызыксынып, андагы бөтен яңалыкны укып барган юбиляр бүгенге җитәкчелеккә зур рәхмәтен ирештереп: “Алар ярдәме белән генә тыныч, мул заманда яшибез. Кияребезгә кием, ашарыбызга кайнар икмәк бар, киләчәктә дә илләр-еллар тыныч булсын”, дип шөкер итә. “Яшьләр әйбәт булсыннар, эш – зур бәхет ул, аннан чирканмасыннар, эшсез утыру бик яман, минем менә әле дә эшлисем, йөрисем килә”, дип  үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде 95 яшьлек юбиляр.

– Кеше яшь чагында таш киссә дә, сагынып сөйләр урыны табыла, һәркем үзенең яшьлеген чәчәкләргә тиңләп сагына. Әнинең чәчәкләргә тиңләп сагынырдай яшьлеге бар. Сугыш чорында да матур итеп эшләгән. Шул чорларны нинди авыр булса да, ул бик сагынып яши. Бер аяксыз килеш 30 елга якын кибеттә эшләгән һәм аягы юклыгын ул гомер буе белмәде, таяк белән йөрде. Кешеләрдән җитез булды. Аңа әйтә торган булганнар, әгәр ике аяклы булсаң, син, Нәзифә, космоска менгән булыр идең инде дип. Безнең әни менә шундый бик тырыш, максатчан кеше ул. Эшләргә яратты, эш яратты, безне дә эшләргә өйрәтте. Бөтен авылга кием дә тегеп киертте, 87 яшенә кадәр бакчада чүп утап, суган утыртты, урындыкка утырып бәрәңге дә казыды. Аллаһы Тәгалә әнигә сәламәтлек, озын гомерләр бирсен, бергә матур итеп яшәргә язсын, 100 яшьлеген дә уздырырга насыйп булсын, – ди үзе дә әнисе кебек үк тырыш Гүзәлия Бариева. Аның исеме райондашларыбызга яхшы таныш, мәгариф өлкәсендә укытуы белән генә түгел, бик оста җитәкчелек итүе белән дә зур хөрмәткә лаек шәхес ул Гүзәлия Галимулловна.

Авылдашлары Нәзифә апаның кибетче булып эшләгән вакытларын мактап телгә алалар. Аның тырыш хезмәткәр булуын күптөрле Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары да дәлилли. Шулар янына олуг юбилей уңаеннан Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты да өстәлде. Нәзифә апа өчен бик кадерле булган әлеге истәлекләрне 100 яшь уңаеннан бирелгәннәре дә тулыландырсын иде. Сәламәт, имин елларда, балалар, оныклар кадерендә яшәргә язсын сезгә – горурланырлык Нәзифә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей күркәм юбилей