Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Җүәйрә апа 90 яшьлеген парлы булып каршылый

Нөнәгәр ягының эчәр сулары шундыйдыр, мөгаен, бу якларда озын гомерлеләр күбрәк дисәк һич арттыру булмас кебек.

Чыннан да, менә кабат шушы җирлеккә бер гасырга тиң гомер юлы үткән юбилярны тәбрикләр өчен юл алдык.

Бу юлы район башкарма комитеты урынбасары җитәкчелегендәге бертөркем кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераны, Гыйльметдин Хәбибулла улы Хәбибуллинның тормыш иптәше, 90 яшен тутырган Җүәйрә апаны тәбрикләргә җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Юбилярны тәбрикләргә килгән «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин да, җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов та  истәлекләре белән уртаклашып:

– Җүәйрә апа колхозыбыз-ның мактаулы ветераны ул. Гомер буе шушы хуҗалыкка хезмәт куйган. Сарык фермасында эшләде. Бер эштән дә авырсынып тормады, нәрсә кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкарды. Үз үрнәкләрендә берсеннән-берсе игелекле, тырыш балалар үстерделәр. Бүген инде аларның һәрберсе оныклар сөя. Туган нигезгә дә эзне суытмыйлар, – диделәр.

Хәбибуллиннарның быел гаилә корганнарына 70 ел була.

– Аллаһыга шөкер, бик матур, әйбәт яшәдек без картым белән. Тормышка чыкканда авыр хәлле гаиләгә килен булып төштем. Туйлар үткәрмәдек, кәләш булып ак күлмәкләр кимәдем. Ләкин шулай булса да, бәхетле тормыш юлы үттек. Алты балабыз булды: өч кыз, өч малай. Бүгенге көндә һәркайсының үз тормышы. 13 онык, 15 оныкчыгыбызны сөеп туя алмыйбыз. Ялларда, бәйрәмнәрдә кайтканнарын сагынып көтеп торабыз. Шуларга сөенеп, аларның матур чакларына куанып, әле тагын шулай парлап яшәргә насыйп итсен иде. Олыгайган көнебездә бик бәхетле без. Төп йортта икенче улыбыз Равил, киленебез Әминә тәрбиясендә яшибез. Балаларыбыз бик акыллы, тәртипле булдылар, йөзебезгә кызыллык китермәделәр,– дип уртак бәхетле шатлыклары белән уртаклаштылар алар.

Өлкәннәребезгә әле тагын озак еллар пар канатлы булып, сәламәтлектә яшәү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев