Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Васил Вәлиев: «Куркырга кирәкми, гадәти эшләр»

Район хәрби комиссариатын җитди эшләр көтә

Җитди эшләрнең беренчесе – көзге хәрби чакырылыш, егетләрне армия сафларына озату.

– 1 октябрьдән район хәрби комиссариатында көзге хәрби чакырылышка әзерлек комиссиясе үзенең эшенә тотына, – ди район хәрби комиссары Васил Вәлиев. – 2 октябрьдән табиблар егетләргә медицина тикшерүе уздыра башлый. Барлык тикшеренүләрне дә уза алган егетләр Ватан сагына юл ала, хәзер армиядә хезмәт итү 1 ел тәшкил итә. Чакыру (призыв) буенча армиядә хезмәт итүче егетләр махсус хәрби операциягә җибәрелми, Рәсәй Президенты фәрманы нигезендә алар ил киңлекләрендә генә хезмәт итәчәк. Килешү төзегән очракта гына кайнар нокталарга керә алалар.

Хәрби комиссар әйтүенчә, хәзер армиядән качып йөрүче егетләр бик аз, күбесенең барасы, ил алдындагы бурычларын үтисе килә. Өйләренә чакыру килүгә алар район хәрби комиссариатына килә, көзге чакырылыш буенча законда каралган барлык таләпләрне дә үти. Килми йөрүчеләр, шул исәптән качып калучылар өчен канун таләпләре катгыйланган, штрафлар арткан.

Икенче җитди эш – шулай ук октябрь аенда булачак җыен. Рәсәй Президенты фәрманы нигезендә, хәрби белгечлекләре буенча исәптә торучы гражданнарны барлаячаклар.

– Бу ел саен планлы рәвештә үткәрелә торган чара, – ди Васил Вәлиев. – Ул махсус операция белән бәйле түгел, шуңа бернидән дә куркырга кирәкми. Бүгенге көндә дә чакырулар нигезендә кешеләрне дәшәбез, алар килеп язмача күрсәтмә алып китәләр, бу да махсус хәрби операциягә җибәрү дигән сүз түгел, тыныч тормышта нинди тәртиптә барган, комиссариат эшен шул тәртиптә алып бара.

Өченчесе ноябрь аенда була, анысы резервта торучы гражданнарны җыеннарга җыю.

– Монысы да планлы рәвештә гел булып тора торган җыеннар, ул төрле полигоннарда үтә. Моңарчы булганы Ульяновский өлкәсендәге полигонда узган иде, барып кайткан егетләр аның тәртибен белә, шуңа күрә бу җыеннан да шикләнергә кирәкми. Моңарчы да илбашлыгының фәрманы нигезендә өйрәнүләр булып торды, хәзер дә шулай дәвам итә.

Шулай ук Ватанны саклау мәнфәгатьләре дә актуаль. Сүз Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итү турында бара. Бүгенге көндә безнең районнан 27 кеше килешү нигезендә РФның Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Әлеге хәрби эшнең хезмәт хакы да 204 мең сумнан башлана һәм өстәмә түләүләр белән баетыла. Иминлек оборонасы бер тапкыр 195 мең сум акча бирүне гарантияли. Контрактчыларга елына ике мәртәбә чираттагы ял каралган, ташламалар һәм гарантияләр билгеләнә, мәсәлән, Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге бирелә, хезмәт урыныннан торак яки торакны наймга алып торган өчен компенсация, хәрби медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация узу, федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, 20 ел хезмәт иткәннән соң ташламалы пенсия алу хокуклары, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларны ВУЗда бушлай укыту, балаларга җәйге савыктыру лагерьларында бушлай ял. Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә Россия Федерациясе субъектларыннан бердәм өстәмә түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр дә каралган.

– Безнең армия сафларына чакыру (призыв) буенча алынган 3 егетебез дә бер елга хәрби контракт төзеде, менә шундый мөмкинлек тә бар, – ди хәрби комиссар Васил Вәлиев. – Башта бит контракт өчен хәрби белем кирәк иде, хәзер аңа карамый, хәрби белемсез дә контракт төзеп була. Кемнәр чын ирләргә хас сыйфатларга ия, русча мужской стержень диләр аны, кемнәр үзләрен ныклык ягыннан сынап карарга тели һәм дә үзләренең материал хәлен яхшыртырга уйлый, рәхим итеп, контракт төзеп, хәрби эшкә алына ала.

Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр РФ Оборона министрлыгының 117 «Кайнар линиясе»нә шалтырата яки урыннардагы авыл җирлекләренә, хәрби комиссариатларга килә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби