Балтачның иҗтимагый тормышы бер журналда (фото)
Җәмгыять

Балтачның иҗтимагый тормышы бер журналда (фото)

Балтачның иҗтимагый тормышы турында яңа басма дөнья күрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Балтач районының социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә районыбызның социаль хәлен тулысынча яктырткан журнал-җыентык нәшер ителде. Төсле, зәвык белән эшләнгән , район күләмендә узган чаралардан фотомизгелләр белән баетылган, 32 битлек бу җыентык районыбыз тарихының бер өлешен тәшкил итә. Әлеге журнал район башкарма комитетының утырышлар залына җыелган оешма-учреждение җитәкчеләренә дә өләшенде. Кулларына алып караган һәркем әлеге басма хакында уңай фикерен белдерде.

250

Нет комментариев