Балтачның социаль хезмәткәре өчен урак өсте
Җәмгыять

Балтачның социаль хезмәткәре өчен урак өсте

Социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова Нөнәгәр авылының волонтерлары белән тумыштан инвалид Нурия Сафиуллинага хуҗалык эшләрендә ярдәм итте.

Алар бергәләп яшелчәләр җыйды, өй территориясен чистартты, икенче кат тәрәзәләрне куйды.

Чутай авылында яшәүче Оркыя Сәләхиевага да социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова һәм волонтерлар тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Бәрәңге алырга, балан җыярга булышканнары өчен Оркыя апа аларга бик рәхмәтле булуын әйтте, дип хәбәр итә социаль бүлеге хезмәткәре Гүзәл Фатыйхова.


250

Нет комментариев