Балигъ булмаган балалар белән эшләүгә кагылышлы бүгенге видеобрифингта сүз үз балаларын тәрбияләүдә әти-әниләрнең роле, 18 яшькәчә балаларның психологик күңел халәте, тәртип бозган балаларны хезмәт аша тәрбияләү турында барды.
Шулай ук алимент түләүдән качып йөргән әти-әниләргә карата да тиешле чаралар күрергә кирәклегенә нык басым ясалды. Суицид очракларының еш күзәтелүе - бик нык борчый торган актуаль мәсьәлә. Бу юнәлештә психологлар белән эшләү җитмәгәнлеген әйтергә кирәк. Балтач районында алимент түләү буенча бер генә проблема да булмавы шикләндерә. (һәрхәлдә Казанга җибәрелгән отчетта 0 диелгән).
Тәртипсез балаларны хезмәт белән тәрбияләү очраклары күрсәтелмәгән, гәрчә андый балаларыбыз юк түгел. Күп кенә районнарда күзәтелгән мондый идеальләштерү югарыдагы түрәләрне дә игътибарсыз калдырмады. Брифингтан соң әлеге мәсьәләләргә урында ук ачыклык кертелде.
Нет комментариев