Балтач бистәсенең элеккеге автовокзал каршындагы беседканы юк иткәннәр.
Казаннан кайткан яки Ленин урамы буенча үзәккә барган кешеләрне элеккеге автовокзал каршында сары төскә буялган беседка каршы ала һәм озатып кала иде. Шушы көннәрдә ул юкка чыкты. Хәер, искитәрлек җире дә юк иде инде, искергән, бер якка авышкан... Әмма шул урында җыелып калган чүп өеме генә күңелдә төер калдырда. Юкса, район буенча чисталык икеайлыгы игълан итеп, тирә-якны чистарту эшләренә алындык.
Нет комментариев