Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта кемнәр 2 мең сум күләмендәге штрафка кемнәр тартыла?!

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче АДМ, ягъни административ чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында Борнак, Пыжмара, Нөнәгәр авыл җирлегенең хокук бозган гражданнары чакырулы иде.

Әлеге комиссия каршына килеп басучыларга "Койма эче Сезнеке, ә урам як дәүләтнеке", дигән төшенчәне кабатларга кирәк. Чөнки беркетмәләрнең күпчелеге һәрвакыттагыча "кызыл линия"дән чыгып, төзелеш кирәк-яраклары куйган өчен төзелә.
Билгеле инде, авыл җирлеге идарәсенннән алынган справкасы да булмый. Төзелеш алып барган очракта, билгеле бер срокка төзелеш материалларын территориядән чыгып, урам як өлешенә куеп тору өчен справка алырга кирәк. Бу хакта исегездән чыгармасагыз иде.
Соңгы елда еш очрый башлаган тагын бер очрак - шәхси хуҗалыгыннан көнкүреш калдыклары чыгарган өчен Балтач яки Чепья торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән үзара килешүгә кул куймау.
Авыл җирлекләрендә полигоннар, чүплек базлары бетерелүгә кармастан, җирлектәге халык "Минем хуҗалыгымнан чүп чыкмый, мин яндырып барам", дип каршы килә. Барлык чүпне дә яндырып бетерергә мөмкин түгеллеген, килешүгә кул куюдан "баш тартырга сәбәп" булуын гына аңларга теләмиләр. Андый "кара" исемлеккә керүчеләргә дә "кара" исемлеккә каршында җавап тотарга туры килә.
Утырышта шулай ук 25 май көнне Малмыж ягыннан килеп, урман посадкасына чүп ташлап киткән кешеләр дә чакырулы иде. Тик ни сәбәпледер алар комиссия каршына килеп, җавап тотуны кирәксенмәгәннәр ахрысы...
Табигатькә зыян салган, хокук бозган өчен җаваплы вәкилләр тарафыннан беркетмә төзелгән икән, димәк андый гражданнар 2 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250