Балтачта, киселгән манара аен фәрештәләр түгел Фәтхрахман ага саклаган (фото)
Җәмгыять

Балтачта, киселгән манара аен фәрештәләр түгел Фәтхрахман ага саклаган (фото)

Афәтле шомлы елларның шаһиты булган җиз ярымайны Балтач битәсендә яшәүче, 92нче яше белән баручы Фәтхрахман ага Хәбибрахманов кадерләп саклый. Әле дә ул аны төргән җәймәсеннән изге догалар укып, саклап кына алды. Мескен айның очы да сынык булган.

- Иске мәчетнең урыны хәзерге Балтач район советы бинасыннан өстәрәк урнашкан булган, - ди Фәтхрахман ага. - Без дә шул тирәдәрәк яшәдек. Балалар уйнап йөргәндә, балчык арасыннан очлы әйбергә тап булалар. Һәм шуны өйгә алып кайтып миңа күрсәткәч, я, Аллам, мәчетнең ае бит бу, дип, мин аны бер җәймәгә төреп, яшереп куйдым. 60нчы еллар булгандыр инде. Мәчет манарасын кискәчтен, эзләп-эзләп тә ае табылмавы турында ишетеп белә идем, ул чакта айны фәрештәләр алып киткәндер дип юраганнар...


Шул көннән бирле мәчетнең ае Хәбибрахмановлар гаиләсендә саклана. Яңа нигезгә күченгәндә дә айны үзләреннән калдырмыйлар. Әгәр дә Балтачта музей ачсалар, мин аны музейга тапшырыр идем, ди бабай олыгаюын да, күңеленең тынычлыгын да исәпкә алып. Менә үзәк мәчеттә музей ачарга җыеналар икән, бәлки шунда тапшырыр, ә бәлки үзләреннән өске урамда салынып килүче яңа мәчет манараларының берәрсенә ярап куяр, осталардан төзәттереп алсаң ни булган... Ни генә дисәң дә, әлеге кадерле, изге ядкарьне җуярга ярамый.


- Миндә мәчет ае бар дип, кешегә әйтеп, мактанып, сөйләнеп йөрмәдем, - ди Фәтхрахман ага. - Шуңа күрә бу ай турында күршеләр дә белмидер. Әле менә син каян белеп килгәнсеңдер?!..
Фәтхрахман ага Хәбибрахманов тормыш дәрьяларын, аның упкыннарын кичкән кеше. Сугышка аны 17 яшендә үк алалар, ул киткәндә авыру әнисе озатырга да чыга алмый, улы белән урын өстендә килеш кенә хушлаша, 6 яшьлек сеңлесе генә кул болгап озатып кала. Әтиләрен дә хезмәт армиясенә алалар. Олы апасын шахтага җибәрәләр. Егетне армиядә бер кат сугыш серләренә өйрәтеп, элемтәче нечкәлекләренә төшендергәчтен, өченче Белоруссия фронтына озаталар. Окопларда, блиндажларда снаряд яңгырлары астында егет сугышчан вазыйфаларын батырларча үти. 1943 елда дошманны җиңә-җиңә Берлинга якынлашалар. Шәһәргә 40 километр кала, Германиянең төп каласын яулау өчен янәдән сугышчан өйрәнүләре башлана, ләкин шул арада Совет Армиясе Берлинны яулап та ала. Фәтхрахман абыйның җиңүгә рухланган күңеле бераз нәүмизләнеп тә куйгандыр бәлки, чөнки кыза барган әңгәмәбез шул урында сүрелә төште...


Сугыш беткәч тә, туган якларга кайту насыйп булмый. Солдатларны башта товар вагоннарына төяп, каядыр алып баралар, аннан пароходка төяп, 3-4 көн янәдән каядыр юл тоталар. Сахалин утрауларында икәнлекләрен солдатлар соңыннан гына аңлый. Армия хезмәтен шулай озаклап үтеп, илленче еллар башында гына егет туган авылына кайта. Кайта... Әнкәй күптән мәрхүм, сугыш кырында ук үлгән хәбәрен җиткерәләр. Әткәй хезмәт армиясеннән кайткачтын, Арча якларына эшкә киткән, шунда тормыш юлдашы табып, гаилә корган. Апасы да караңгы шахтада күмер ташыганда кулын кыстырып, имгәнгән килеш кайтып егылган. Ә менә сеңлесе буй җиткән, чибәр кызга әверелгән. Егет эш эзләп районга килә, хәзерләүләр конторасына эшкә керә, ат җигеп, авыллардан тире, йон һәм башка әйберләр җыярга керешә. Аннан аны склад мөдире итеп куялар.


- Ул чакта 35 төрле әйбер җыеп тапшыру планда иде, - дип искә ала хезмәт елларын әңгәмәдәшем. - Тире, йон гына түгел, кычытканы да, миләше дә калмады... дуңгыз йонының кылларына кадәр җыйдырттылар... Анысы теш щеткалары ясау өчен кирәк булгандыр инде...


25 ел район кулланучылар системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Хәләл җефете белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 4 малай, бер кыз, ике улы читкә китеп эшли, ике улы Балтачта кала. Бердәнбер кызлары - олы бала ерак районнарның берсендә кияүдә. Томскда яшәүче улы үпкә чиреннән савыга алмый мәрхүм була, янында яшәүче улы Рамил дә аяклары белән җәфаланып яши торгач, мәңгелеккә күзләрен йома. Хатынының үлеменә дә инде дистә еллар.


- Һай ул әбисез калып, ялгыз яшәүләре..., - дип өзгәләнә Фәтхрахман ага. - Бик яман... Әмма дә акыллы иде ул минем хатыным... Яшьләй әти-әнисез калып детдомда үскән. Пермь ягы кызы иде. Казанга укырга баргач таныштым. Ул да башкаланың бер остаханәсендә тегүгә өйрәнә, мин дә курслар узарга килгән кеше. Туганнар үгетли торгач, кавыштык...Гомере буе Балтачтагы мех фабрикасында эшләде, балаларны да ялт итеп карады, яхшы тәрбия бирде. Картлык көннәребезне генә бергә уздырулар насыйп булдмады. Бик яхшы кеше иде шул... Чиреннән савыга алмады, Ходайга да юньле бәндәләр генә кирәктер шул... Ике баламны югалту ачысына да түзә торган гына түгел...


Шулай да, Фәтхрахман абый бүгенге көненә шөкер итә, биш вакыт намазын калдырмый, коръән укый, гәҗит-журналлар белән танышып бара, телевизор карый. Улы Васил белән килене Роза бер дә ташламый үзен, алмаш-тилмәш килеп, тәрбияләп торалар. Картлык көненең шулай кадер-хөрмәттә узуы, акылының камил, күзенең әйбәт күрүе, колагының әйбәт ишетүе...бәлки шушы кадерләп саклаган мәчет аена да бәйледер... Айдан башланган язмамда бабайның тормыш юлын тикмәгә генә шәрехләмәдем, изге айны саклау бабайның гомер юлында берәр нинди чагылыш тапмаганмы, шуны беләсем килде. Артык калку вакыйгалар сөйләмәсә дә, иманлы булуым, догалар өйрәнеп, коръән укый алуымны, хатынымның, балларымның инсафлы булуларын Аллаһы Тәгаләнең үземә карата булган рәхим-шәфкатедер дип саныйм, диде ул. Һәм Габдулла Тукай шигырен көйли-көйли изге айны саклык белән генә төреп, кире урынына куйды:

Безнең бабай бик картайды, ап-ак чәче,
Менә килеп җитте аның 90 яше.
Бабай мескен бу дөньяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше...
(Тукайга ияреп)



250

Нет комментариев