Балтачка Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре килде
Районда балачакны яклау системасын яхшырту буенча киләчәккә планнар билгеләнде
Кичә районыбызга Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Халәлетдин кызы Гарифуллиналар эш визиты белән килделәр.
Иң элек алар «Романтик» балалар сәламәтләндерү лагеренда булып, лагерь кысаларында балаларның яшәү, ял итү шартларын һәм җәйге чорда куркынычсызлык дәрәҗәсенә анализ ясадылар, лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән аралаштылар.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында эш визиты учреждениенең үсмерләр арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлеге белән танышу форматында узды. Эшче төркем утырышында катнашучылар ата-аналар хокукларын торгызырга омтылган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең «юл картасын» гамәлгә ашыруга җентекле анализ ясадылар. Фикер алышу һәр гаиләнең индивидуаль үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып алып барылды. Моннан тыш, профилактика системасы субъектларының документларына да тикшерү үткәрелде.

Кунаклар шулай ук кондитер Гөлшат Галиеваның мастер-классында да катнашып, хезмәт күнекмәләренә өйрәнүче балаларның эшчәнлеге белән таныштылар.
Соңрак район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Халәлетдин кызы Гарифуллиналар да катнашты. Утырышны Балтач районы башлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Киңәйтелгән утырышның көн тәртибендә Балтач районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды, тикшерүләр барышында ачыкланган мәсьәләләр буенча фикер алышынды һәм районда балачакны яклау системасын яхшырту буенча киләчәккә планнар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев