Терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Безгә куркыныч яный" исемле әңгәмә үткәрдек.
Балаларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклеге аңлатылды, террористларның Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә балаларны тоткынлыкка алынуы турында слайдлар белән күрсәтелде. "Терроризм-экстримизм" дигән стенд ясалды, дип хәбәр итәләр Шубан авылы китапханәсеннән.

Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/682897.htm
Нет комментариев