Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте
25 февраль көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында мөмкинлеге чикле кешеләр өчен «Батырларның даны мәңгелек» дип исемләнәгән патриотик бәйрәм чарасы узды.
Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте.
Кичәнең беренче өлешендә мөмкинлеге чикле кешеләр көче белән әзерләнгән стенд тәкъдим ителде, икенче өлештә катнашучылар өчен «Патриотик квиз» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Бәйрәм киче кунакларның йөрәккә үтеп керерлек шигырьләре, дәртле җырлары белән үрелеп барды.
Чарада катнашкан хәрби кунаклар бәйрәмгә патриотик рух өстәде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев