Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Изге күңелле кешеләр янәшәбездә

Аллаһы Тәгалә берәүгә дә кайгыларкүрсәтмәсен, хәвеф-хәтәрдән, авыр сынаулардан сакласын иде

10 сентябрь көнне янгын чыгып, йорт, мунча, гараж янып бетте. Бу вакытта инде үрдәкләребезне дә суеп суыткычкакуйган идек, бәрәңге дә алынган иде. Кызганыч, үзебезгә насыйп ризыкларбулмады. Янгын кичерү — ул сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган бик зуравыр кайгы икән. Шөкер, бу кайгылы вакытта без үзебез генә калмадык.

Беренче минутлардан алып бик зур ярдәм күрдек. Шушы вакытта көчләреннән килгәнчә матдиярдәм иткән, безне янәдән өйле итәргә булышкан һәркемгә бик зур рәхмәт. Аерымрәхмәтләребезне «Сосна» җәмгыяте коллективына, җитәкчесе Фирдәвес Габдулла улына, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сәлим улына, авыл халкына, күршеләргә, туганнарга, ярдәм кулы сузган район хуҗалыгы җәмгыятьләренә, район мәчетләренә, Рамил хәзрәт Бикбаевка, Казаннан Равилгә, авылыбызда пилорама тотучы Рәйхан Рифкать улына, Илгиз хәзрәт Әхмадуллинга һәм аның бригадасына, Ильяс бригадасына, «Яхшы белгечләр» төркемендәге умартачыларга, "Балтач газы"идарәсенә җиткерәсебез килә.

Аллаһы Тәгаләнең — кодрәте, авыл халкының — ярдәме, әниемнең изге догасы белән салынган өй бу дип көн дә шөкер итеп яшибез.

Таҗетдиновлар гаиләсе, Түбән Сосна авылы

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев