Карадуган балалар бакчасына кунак килгән...
Мондый очрашулар балаларның мәдәни белемнәрен киңәйтүдә һәм традицияләрне хөрмәт итүдә зур роль уйный!
Карадуган балалар бакчасында кунакта ТР «Рус милли мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе рәисе Данилова Анастасия Николаевна булды.
Ул балаларны рус халык мәдәнияте, милли уеннар, йолалар һәм костюмнар белән таныштырды. Пояс туку буенча мастер-класс та күрсәтте.
Анастасия Николаевна балаларга рус халык традицияләренең байлыгын һәм матурлыгын күрсәтеп, аларның кызыксынуын арттырды.
«Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, мәдәни мирасны саклауга һәм рус халык мәдәнияте белән якыннан танышуга зур роль уйный»-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев