Район җәмәгатьчелеге алдына "Өлкәннәр ункөнлеге"н җиренә җиткереп, һәрбер ветераныбызның күңеле булырлык, истәлекле итеп үткәрү бурычы куелды.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН:
- Бүгенге көндә лаеклы ялда булган һәрбер кешегә һәр урында игътибар булырга тиеш, әмма нәкъ менә шушы чорда ул тагын да саллырак булсын иде. Элеккеге оешмалары таркалган яисә хуҗалык итү формаларын алыштырган учреждениеләрдән эшләп пенсиягә чыкканнарны тагын бер кат барларга кирәк, аларның берсе дә читтә калырга тиеш түгел. (Күмәк хуҗалык, оешма җитәкчеләре алдында Өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә багышланган чыгышыннан.)
- Бүгенге көндә лаеклы ялда булган һәрбер кешегә һәр урында игътибар булырга тиеш, әмма нәкъ менә шушы чорда ул тагын да саллырак булсын иде. Элеккеге оешмалары таркалган яисә хуҗалык итү формаларын алыштырган учреждениеләрдән эшләп пенсиягә чыкканнарны тагын бер кат барларга кирәк, аларның берсе дә читтә калырга тиеш түгел. (Күмәк хуҗалык, оешма җитәкчеләре алдында Өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә багышланган чыгышыннан.)
Өлкәннәр көне күңелләргә рәхим-шәфкать хисләре бөрки торган самими бәйрәм. Ул көнне әти-әниләребезне зурлыйбыз, әби-бабаларыбызны бүләклибез. Бар дөнья бәйрәм итә дисәк тә дөрес булыр. Өлкәннәребезгә карата хөрмәт ун көн буена төрле чаралар белән үрелеп бара. Әби-бабаларыбызның сәламәтлекләренә игътибар артачак, җирлекләрдәге фельдшерлар өйләргә барып өлкәннәрнең хәлен беләчәк, социаль яклау хезмәткәрләре тормышлары авыраеп киткән өлкәннәребезгә ярдәм күрсәтәчәк. Үзәк китапханәнең үзендә һәм авыл китапханәләрендә өлкән яшьтәге китап укучылар белән тематик кичәләр, түгәрәк өстәл утырышлары үтәчәк, әби-бабаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылачак. Спорт өлкәсендә эшләүчеләр төрле спорт-физкультура чараларына дәшәчәк, "Өченче буын" ярышлары да шушы ун көн эчендә планлаштырыла. "Балтач" ял паркында "Без спортны яратабыз" дигән исем астында социаль хезмәткәрләр дә уеннар оештырырга җыена. Район мәктәпләрендә, "Наз" тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәребезне компьютерда эшләргә өйрәтү дәвам итә. "Кече-Лызи-Норма" маршруты автобусында волонтерларыбыз өлкән буынны тәбрикләп, чәчкәләр тапшырырга ниятли. "Чын күңелдән" дигән "Кайнар линия" телефоннары эшләячәк, өлкәннәребез социаль яклау(2-43-78), хастаханә (2-52-11), Пенсия фонды идарәсе (2-51-57), мәдәният бүлеге (2-45-46), авыл хуҗалыгы идарәсе (2-44-29), торак-комммуналь хуҗалыгы (2-52-45), "МДСУ-1" оешмасы (2-54-46), спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге (2-45-96), социаль иминият фонды (2-44-27) белән элемтәгә кереп, чын күңелдән сөйләшә алачак, борчыган сорауларына җавап табачак. 8 октябрь - шимбә көнне Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында олылар зарыгып көткән көзге ярминкә була. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге электрон вариантта "Вакансияләр ярминкәсе" тәкъдим итә. Балтач мәдәният үзәгендә һәм дә Чепья мәдәният йортында зурлап Өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкләр. Күптән түгел үткәрелгән рейд вакытында йортына ремонт, ягарына утын-мазар кирәк булып та, сорарга оялган өлкәннәр дә ачыкланды. Мәктәпләрдәге волонтерлар отряды ялгыз яшәүчеләргә көндәлек йорт эшләрендә ярдәм итәргә омтыла. Биләр, Болгар калаларына сәяхәтләр көтелә, билгеле бер категория гаиләләр арасында "Әби-бабай һәм мин - бик якын дуслар" дигән темага рәсем бәйгесе булачак. Күмәк хуҗалыкларга, җәмгыятьләргә мал асраучы, кош-корт тотучы өлкәннәргә ашлык һәм башка мал азыгын ташламалы бәядән бирергә тәкъдим ителде. Чәчтарашханәләрдә өлкәннәрнең чәчен кисү, матурлау да ташламалы булачак. Картлар йортында яшәүче өлкәннәребез дә читтә калмаячак, хәзерге вакытта андый интернатларда 10 райондашыбыз гомер кичерә.
Гомумән, бәйрәм программасы бик бай, эчтәлекле. Аны кадерлеләребезнең күңелләренә хуш килерлек итеп үткәрү оештыручылардан тора. Бәйрәм белән сезне, кадерле өлкәннәр! Гомер көзләрендә якты көннәрегез күп булсын, көзләрдә дә язлар кабатлансын!
Районда һәммәсе 7542 өлкән кеше исәптә тора. Пенсионерларның 3386ы колхоз-күмәк хуҗалыклардан, 1318е бюджет өлкәсеннән, 1215е төрле өлкәләрдән лаеклы ялга чыккан кешеләр.
Нет комментариев