Өлкәннәр – дөнья тоткасы (+фоторепортаж)
Җәмгыять

Өлкәннәр – дөнья тоткасы (+фоторепортаж)

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан "Өлкәннәр - дөнья тоткасы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

1 октябрь көне календарь битләрендә инде 1990 елдан бирле Өлкәннәр көне буларак билгеләнә. Әйе, бу бик зур бәйрәм, чөнки, өлкәннәребез фатихасыннан башка эшләнгән эшләр уң булмый, аларның тәҗрибәле киңәшләре, изге теләкләре булмаса, бу тормыш башкачарак - караңгы, ямансу, күңелсез булыр иде… Балтачта әлеге бәйрәмне һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек.

Бу көннәрдә районыбызда өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар уза. Авылларда өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очраша. Район үзәгендә исә, бүген "Өлкәннәр - дөнья тоткасы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Балтач мәдәният үзәгендә узучы бәйрәмгә бертөркем өлкәннәр килде, аларны күреп күңелләр сөенә, барысы да бәйрәмчә матур итеп киенеп-ясанып килгән, алар бәйрәмне аеруча көтә, чөнки бу - аларның көне. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт, әлбәттә, һәрвакыт булырга тиеш, ә бу көнне аларны аеруча зурлау мәслихәт. Биредә аларны беренчеләрдән булып кайнар чыгышы белән район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде:

- Балтач күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республикада алда бара. Монда сезнең дә өлеш кергән, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышларыбыз бүгенгедәй матур булып, сәламәт булып озын-озак гомер итәргә насыйп булсын, сезнең алда баш иеп, рәхмәт әйтәм. Барыбызга да өлкәннәр сүзе, өлкәннәр киңәше кирәк, исән-сау булыгыз,- диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында.

Бәйрәм концертында өлкәннәребез хөрмәтенә моңлы җырлар, изге теләкләр яңгырады. Үзләренең бриллиант туйларын һәм күркәм юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребез район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды.

- Үткәннәрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Безне хөрмәт итеп, шушындый күңелле очрашу уздырган җитәкчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәт!, - диде Көек авылында яшәүче Камил абый Бариев.

Ике сәгатьләп концерттан өлкәннәр яшәреп, елмаюлы йөзләрдән эреп юкка чыккан вакыт буразналарын югалтып таралышты.

250

Нет комментариев