Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин балтачлылар белән очрашты (фото)

Кичә - 11 майда Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин район хакимияте бинасында гражданнар белән очрашу үткәрде.

Анда район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин да катнашты.

Рузалин Рамил улы Хәбибуллинга район эшмәкәрләр оешмасы рәисе һәм "Мегаом" җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гафиуллин, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Мостафин, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та үзен кызыксындырган, эш барышында, эшмәкәрлек, җир һәм мөлкәтне сатуда килеп чыккан четерекле мәсьәләләргә карата сорауларына җаваплар тапты.

Рузалин Хәбибуллин җир мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап итеп: 2015 елның 1 мартыннан барлык җирләр дә аукцион аша сатыла, дип искәртте.

- Безгә аеруча җир участоклары, шәхси торак төзелешен алып бару өчен участок алуга бәйле сораулар белән еш очрашырга туры килә. Шәхси торак төзелеше өчен җир алу турында мәҗбүри рәвештә район газетасында белдерү басылып чыгарга тиеш. Әгәр дә районда газета рус һәм татар телләрендә нәшер ителә икән, белдерү дә мәҗбүри ике телдә басыла, татар телендәге газетада татарча бастыру шарт.

Шулай ук бу мәгълүмат интернет челтәрендә - сайтта да дөнья күрергә тиеш. Безгә авыл хуҗалыгы җирләрендә йортлар төзү мөмкинлегенә бәйле сораулар белән дә мәрәҗәгать итәләр. Әмма монда позиция бертөрле: аграр җирләрдә йортлар төзергә ярамый. Азык-төлек товарларына бәяләр артуы да халыкта ризасызлык тудыра, мондый төр мөрәҗәгатьләр дә күп.
Безнең өчен иң мөһиме - законнарның, бәяләрне җайга салу, җир участоклары, күчемсез һәм күчемле милек мөнәсәбәтләре кануннарының тайпылышсыз үтәү. Моны тәэмин итү юнәлешендә 25 ел хезмәт куябыз.

Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте 44нче федераль законның үтәлешен тәэмин итү өстендә дә максатчан эшли, безне бу законның администраторы дип әйтергә дә була. Бу закон дәүләт сатып алулары (закупкалар) турында. Барлык муниципалитетлар, дәүләт органнары шушы закон нигезендә эшли, бөтен чыгымнар бары тик торглар аша гына алып барылырга тиеш. Без тикшергән объектларда кисәтүләргә битараф калалар, бер ни дә үзгәртмиләр икән, бу очракта инде штрафлар салына, дип аңлатмалар бирде.

Гражданнар кабул иткәннән соң, Рузалин Хәбибуллин эшлекле сәфәр белән "Балтачагрохимсервис" оешмасында булды. Андагы эшчәнлек белән танышты.

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250