Кешеләрең белән гүзәл син, туган як
Авылыбызның бөтен матурлыгы, бөтен яме Ринат абыйдан, ди Ор халкы. Бу чыннан да, шулай, бүгенге көндә алар «авылыбызның үзәге кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләтә», дип тә куаналар икән, монда авылдашлары Ринат Гыйният улы Җәләловның тырышлыгы чиксез. Аларның мәдәният йортлары гына да ни тора, зәвыклеге ягыннан опера-балет театрларыннан ким түгел. Әле менә җәй азагында гына мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты коймаларын буядылар, яңарттылар. «Их, матурлыйсы иде шушы биналарны!», дип бер әйтүләре җиткән, акча бирәм, буягыз, дигән Ринат әфәнде һәм абыйсының кызы Люзия Раузитовнага буяулар белән тәэмин итәргә куша, чөнки үзенә еракка китәргә туры килә. Шулай итеп Ор авылы клубы, Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре бергәләп (гаиләләре дә ярдәмгә килгән) объектларга яңа сулыш өрделәр. Аларга шулай ук туган авылы тормышына битараф булмаган авылдашлары Гөлсинә Зарипова, Нияз Зарипов, Гөлназ Хәмидуллина, Энҗе, Гөлчәчәк Нигъмәтуллиналар, Айрат Гайнуллин, Рәйхан Һадиев та ярдәмгә килә. «Авылыбыз хакына кылган игелеге өчен без Ринат абыйга мең рәхмәтле», — ди алар.
1949 елның 10 июлендә Ор авылында туган, 1966 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлагач, укуын Казан электротехника элемтә техникумында дәвам иткән, 1972-1979 елларда Арча районы элемтә челтәре җитәкчесе булып эшләгән, 1986-1993 елларда Казан шәһәре телефон челтәренә җитәкчелек иткән, 1993 елда Татарстан Республикасы Элемтә министры итеп билгеләнгән, нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1995 елдан бирле Татарстан Республикасының Атказанган элемтәчесе дигән абруйлы исемне йөрткән Ринат Гыйният улы бу дәрәҗәләргә үзенең белеме, тырышлыгы, нык характерлы булуы аркасында гына ирешә. Аңа да ватанпәрвәрлек дигән күркәм сыйфат хас. Ул үзенең туган ягына, туган авылына, аның кешеләренә гаять игътибарлы. Гозере төшкән беркемгә дә «юк», дип әйтә белми. Кеше хәленә керә, кулыннан килгәнне эшләргә тырыша.
Үзенең беренче игелекле эшен ул мәчет төзүдән, зират коймаларын караудан, чишмәләрне яңартудан башлый. Авылдашларының йөзендә шатлык, иманга, сафлыкка омтылу белән беррәттән аларның мәдәниятле, тарихыбызга мәрхәмәтле булуларын да тели ул һәм 2003 елда изге җанлы Ринат әфәнде ярдәмендә клуб белән һәйкәл ачылганнан соң, икенче елны ук мәктәп, балалар бакчасы, мәчет танымаслык булып яңартыла, медпункт та капиталь ремонт кичерә.
Авылдашларының иминлеген саклап, сәламәтлекләрен кайгыртып авылны урап узучы юл салдыртты (Ор халкы авыл урамыннан көне-төне узучы зур, куәтле, озын арбалы, хәтта ки куркыныч та тоелган йөк машиналарыннан бик арган иде инде), аның тырышлыгы белән һәр урамда асфальт юллар түшәлде. Туган ягы, газиз авылы өчен башкарган хезмәтләрен санап кына бетерерлек түгел. Игелекле эшләре белән якташларының тирән ихтирамын казанган мөхтәрәм шәхес ул, Ринат әфәнде.
— Авылны бетермәс өчен бөтен көчен, җанын-тәнен биреп яшәүче Ринат Җәләловка барыбыз да рәхмәтле, — ди Ор мәдәният йорты директоры, Шеңшеңәр җирлеге буенча депутат Раушания Гайнуллина. — Соңгы елларда барлык үзгәрешләр дә аның хезмәте, тырышлыгы белән булдырылды. Клуб ачылуның 20 еллыгын билгеләп үтү тантанасында катнашып, биюче кызларыбызга милли читекләр бүләк итте. Туган авылын төзек, матур итү өчен янып-көеп йөрүче ЧЫН КЕШЕ ул. Районда гына түгел, республика тарихында да туган авылы өчен аның кадәр күп эшләгән мондый кеше, белмим, башка бар микән?!
...Авыл янәдән матурайды, ялт итте. Һәйкәлне генә буйыйсы калды. Ор халкы тырыш бит ул, анысын да тиз тотарлар, илебез азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында башын салган каһарманнарның якты истәлеген күңелләрендә саклап яшәүләрен алар махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән ашлар ясап, чәйләр тутырып, әллә ничә мәртәбәләр гуманитар ярдәмнәр җибәреп кат-кат расладылар инде. Шундый уңган-булган авыл халкына авылдашлары Ринат Җәләловның һәрдаим булышып торуы үзе үк тә рәхимле эшләргә стимул бирә.
Ринат әфәндегә авылдашларының ихлас рәхмәтләренә кинәнеп, әҗер-савапларга ирешеп, бәрәкәтле, матур гомерләр кичерүен теләп калабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев