Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте
Җәмгыять

Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте

Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән.

Лев Толстой исеме Казан белән ныклы бәйләнештә. Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар сакланган

Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән "2018 ел -Татарстанда Лев Толстой елы" дип рәсми төстә игълан ителде.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Толстой

Нет комментариев