Акциянең көзгы этабы 14нче ноябрьгә кадәр дәвам итә
Әлеге чара урманнарда уңай санитар-экологик вазгыять тудыруга юнәлтелгән. Урман фонды территорияләрен каты коммуналь калдыклардан, чыбык-чабыктан чистарту, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарыла.
Акциядә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика оешмалары һәм предприятиеләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.
Акциянең көзгы этабы 14нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, акциянең язгы этабы 2026нчы елның 20нче апреленнән 20нчек июненә кадәр узган иде.
Нет комментариев