Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Төзелеш бар җирдә — тормыш бар

Районда төзелешнең туктаганы юк

Кешелек тарихында иң беренче үзләштерелгән, яшәү өчен нигез булып торган һөнәр — ул төзүче, дип әйтсәк ялгышмабыздыр. Еллар, гасырлар буе кеше төзегән, ниндидер сәбәпләр аркасында җимергән дә тагын төзегән. Һөнәрчеләрнең осталыгы арткан, эш кораллары камилләшкән. Бүгенге әйләнә-тирәбездә, һәр тарафта төзүчеләребез салган йортлар, төрле максатларда файдаланыла торган биналар күзебезне иркәли.

Төзүченең хезмәте халыкның матди һәм мәдәни тормыш күләмен күтәрүдә мөһим роль уйный. Дөнья икътисадының тотрыксыз булган мәлләрендә дә төзелеш индустриясен күтәрү, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә.

Еллар дәвамында килгән традиция буенча, август ае башында төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан газетабыз битләрендә шушы тармакта алып барылган эшләрне барлый. Бу юнәлештә, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмәдә ел башыннан башкарылган эшләр турында сөйләшәбез.

— Илфат Нуруллович, иң элек якынлашып килүче бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Шул форсаттан файдаланып, районыбызда төзелеш юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырып узуыгызны сорыйбыз.

— Рәхмәт! Районыбызда Республикабыз Рәисе һәм федераль дәүләт программалары нигезендә, киң төзелеш эшләре алып барыла. Алар аша бүленгән финанс чыгымнары 1 миллиард 500 мең сумга якын. Әле бу суммага юлларны төзекләндерү, аларга капиталь ремонт үткәрү, тиешле юл шартларын булдыру өчен максатчан каралган 1 миллиард 300 мең сумны да кушсак, районыбызда алып барыла торган төзелеш һәм ремонт эшләренең күләмен күзалларга була. Халык тарафыннан үзара салым программасы буенча башкарыла торган эшләрне дә кушсаң, төзелеш тармагының хәйран зур күләмле эш колачлавын күрәбез.

— Шушы эшләр арасында иң әһәмиятлеләре белән таныштырсагыз иде... 

— Төзелешләрнең һәрберсе әһәмиятле инде, тик шулай да иң элек район табигатенең иң гүзәл почмагында урнашкан, ике-өч буын балалар ял иткән, 70 елдан артык тарихы булган «Романтик» балалар ял итү, сәламәтләндерү лагерын искә алмый булмыйдыр. Аның торышы инде күптәннән тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлектән, район җитәкчелеге балалар сәламәтлеген кайгырту, аларның ял итүен камилләштерү мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында исбатлый алды. 2024 елда «Строймастер» ширкәте андагы яраклы биналарга капиталь ремонт үткәрде. Ә инде 2025-2026 елларда бу лагерьда районыбызның «Строймастер», «Водстрой», «ПСК АРТ Строй», «Гранит», «Строймонтаж» оешмалары яңа биналар салып, тиешле реконструкция уздырып, яңа җиһазлар белән тәэмин итеп, уеннар, спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр тудырган 100 балага исәпләнгән шәһәрчек барлыкка китерделәр. Бу лагерьга бара торган, Шушма елгасы аша «МДСУ-1» оешмасы, «Русремстрой» ширкәте тарафыннан салынган күпер үзе генә ни тора. Бүген лагерьда район балалары заманча шартларда рәхәтләнеп ял итә. Шул төзелешләргә тотылган барлыгы ярты миллиард сумнан артык финанс чыгымнары киләчәгебезне кайгыртуның район, республика өчен нинди әһәмиятле икәнен дәлилли.

— Төзелеш оешма-ларыбызның эшләре ничек бара?

— Эшләнгән һәм бүгенге көндә әле төзелеш эшләре алып барыла торган объектларны карап үтсәк, «Водстрой» оешмасы (җитәкчесе Риан Закиров) тарафыннан Балтач урта мәктәбендә капиталь ремонт алып барыла. Бердәм дәүләт имтиханнары уздырылу сәбәпле, мәктәпнең югары каты иң беренче булып, язын эшләнеп бетте. Бүгенге көндә монда эшләр киеренке, чөнки август уртасына кадәр мәктәпне тулысынча әзер итәргә кирәк.
Бу оешма тарафыннан Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы музее бинасында реставрация, ремонт эшләре бара. Егерме биш миллионнан артык суммага төшкән бу бинаны тарихи хәленә кайтару зур хезмәт сорый, чөнки һәр башкарылган эш, аның нәтиҗәсе куелган катгый таләпләргә җавап бирергә тиеш. 

«Водстрой» оешмасы тарафыннан шулай ук район үзәк хастаханәсендә, район хәрби комиссариатында, Түбән Ушма, Кенәбаш авылларында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре башкарылды.
Алда әйтеп киткән «Строймастер» оешмасының (җитәкчесе Искәндәр Нотфуллин) «Романтик» лагерында алып барган эшләренең бик киеренке булуын искәртеп узарга кирәк. Алар тарафыннан Балтач бистәсендә урнашкан беренче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт уздырыла, яңа уку елына бу бинаны да җиренә җиткереп ремонтлап, файдалануга тапшырырга кирәк. Урта Көшкәт мәктәбендә ашханә ремонтын тәмамлау да балаларның туклануын оештыру белән бәйле. Кече Лызи авыл җирлеге урнашкан бинаны да «Строймастер» оешмасы ремонтлап, файдалануга тапшырды.

Соңгы елларда «ПСК АРТ Строй» оешмасы (җитәкчесе Рамил Гарипов) районыбызда сыйфатлы төзелеш эшләре алып бара. Алдагы елларда Нормада урнашкан профлицейда, Шубан төп мәктәбендә, быел «Романтик» лагерында төзелеш-ремонт эшләре башкарды. Арбор һәм Улисьял авылларында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре тәмамланган, Яңгул авылында булачак «Патриотик клуб» бинасында да эш бара.
Дамир Шәмсетдинов җитәкләгән «ТАСНИМ» төзелеш оешмасына да ел саен әһәмиятле төзелеш эшләре тапшырыла.

Агымдагы елда алар күпфункцияле үзәктә ремонт эшләрен вакытында тәмамладылар, Норма урта мәктәбе бинасында алып барылган зур күләмле ремонт эшләренә дә тел-теш тидерерлек түгел, сыйфатлы, җиренә җиткереп башкаралар.

«Мелиоратор» оешмасы районыбызда ял итү парклары төзүне дәвам итә. Чираттагысы «Гаилә паркы» дип атала, ул Балтач бистәсе һәм Норма, Кариле авыллары уртасында урнашкан, киләчәктә бу яшәү урыннарыннан җәяүләп кенә килеп, гаилә белән ял итәргә менә дигән мөмкинлек булачак. Бу оешма тарафыннан Әтнәдә төзелгән кибет тә авыл халкын озак еллар сөендерер, дип уйлыйбыз.

Төзелеш эшләренең күләме зур булганлыктан, районда башка оешмалар да тендер үткәрелеп, бу эшкә тартылды. Узган ел Боз сараен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп файдалануга тапшырган «ИСК Стройинжиринг» оешмасы быел бездә Сәнгать мәктәбе бинасын төзи. Казанның «Стройсервис» ширкәте Норма авылында профлицейның өстәмә уку-лаборатория корпусын күтәрә, «ОПП» оешмасы исә Балтач спорт-сәламәтләндерү үзәгендә капиталь ремонт үткәрә, Мамадышның «Артстрой» ширкәте Сосна авылында мәдәният йортының ремонтын тәмамлады, «Кристалл» ширкәте исә районда яңа торак йортлар сала, Норма һәм Балтач бистәсендә дүрт күпфатирлы йортларга ремонт үткәрә.

Районыбының «Мегаом» оешмасы һәрбер объектка субподрядка кереп эшли. Чөнки алар эшли торган юнәлешләр булып, электр сузу, сигнализацияләр кую, видеокүзәтүләр урнаштыру тора. Бу оешманың эшчәнлеген билгеләп үтү аеруча мөһим. Ник дигәндә, төп төзелеш эшләре һәрвакыттагыча сузыла, ә объектны тапшырырга кирәк. Менә шул вакытта бу оешма егетләре вакыт белән исәпләшми, җиренә җиткереп, үз эшләрен башкарып чыгалар.

Әйткәнемчә, су кертү, трассаларны алыштыру, юл-төзү, ремонтлау юнәлешендә эшләребез күләмле.

Республикабызның газлаштыру фонды оешмалары, районыбызның «МДСУ-1» оешмасы бу очракта төп эшләрне башкара. Алар турында киңрәк юл төзүчеләр бәйрәме алдыннан сөйләшербез инде.

— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан теләкләр...

— Барлык төзүчеләрне һәм шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйм. Төзүче һөнәре — авыр, җаваплы һәм саваплы. Барлык төзүчеләрнең дә иҗади уй-ниятләре тормышка ашуын, нык сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек һәм бәхет теләп калам.

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев