Айгөл Тазиевадан «Каен» салаты рецепты
Салатның өстен теләгәнчә бизибез
Кирәк булачак:
- гөмбә 400 г
- тавык түше 1 шт
- 160 гр кара җимеш
- 2 данә кыяр
- 3 шт йомырка
- 150 г майонез
Гөмбәләрне чистартабыз, уртача зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Кызган табада көнбагыш мае салып, гөмбәләрне кыздырабыз, майонез белән майлап, салат формасының төбенә салабыз. Кара җимешне 10 минутка кайнар суда чылатабыз, аннан соң суны агызабыз һәм аны кечерәк кисәкләргә турыйбыз, гөмбә өстенә салабыз. Майонез белән майлыйбыз.
Тавык түшен тозлы суда пешерәбез, аннары аны вак кисәкләргә турыйбыз һәм кара җимеш өстенә салабыз, тагын майонез сылыйбыз. Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Сарысын вак угычтан уып тавык түше өстенә салабыз, аның өстенә кыярларны вак итеп турыйбыз, майонез белән майлыйбыз. Өстән йомырканың агын уабыз.
Салатның өстен теләгәнчә бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев